Чуаш Кичүе мәктәбендә Муса Җәлилнең тууына 120 ел булу уңаеннан сәхнә әсәре күрсәтәләр
Чуаш Кичүе урта мәктәбендә Советлар Союзы Герое, патриот шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 120 ел булу уңаеннан шактый гына чаралар әзерләнә.
Мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рамилә Исхакова әйтүенчә, шигырьләрен ятлыйлар, рәсемнәр ясыйлар, күп кенә әсәрләрен сәхнәләштерәләр, төрле бәйгеләр үткәрәләр. Ә 14 нче февраль – шимбә көн – туган көне алдыннан “Үлемсез аның исеме, мәңгелек аның даны”дип аталган сәхнә әсәре күрсәтергә карар иткәннәр. Геройлар арасында Мусаны үз күзләре белән күргән Камалия апа Нуретдинова да, авыл бригадиры Искәндәр дә, күрше кызы Мәрьям да “бар” икән. Мусаны 9 нчы сыйныф укучысы Линар Галәмов уйнаячак.
Сәхнә әсәренең авторы – бу эшләрнең җитәкчесе Рамилә Минзакир кызы үзе.
Шуны да исегезгә төшерәбез: журналист Муса Җәлилов 1934 елның җәендә, 3 ай дәвамында, безнең якларда – Чуаш Кичүендә яшәп, “Чирмешән” совхозының политбүлегенә, Әлки район партия оешмасына урып-җыюда, дәүләткә ашлык тапшыруда матбугатның үтемле сүзе белән ярдәм итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев