Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

“Яшь имәннәр” лагере язгы каникул вакытында эшлиячәк

Балаларның буш вакытын, ялын дөрес һәм файдалы үткәрү мөмкинме бездә?

Әлбәттә, капиталь ремонт үткәрелгәннән соң, кирәкле бөтен шартлар тудырылган, матур, саф һавалы табигать кочагындагы “Яшь имәннәр” лагере – моның өчен иң кулай урын.


Балалар иҗат йорты директоры Әнисә Гайфуллина белән сөйләшәбез:


–Узган көздән башлап, лагерь ел әйләнәсе эшләү графигына күчте. Балаларның һәр чордагы каникул-ялларын файдалы үткәрү мөмкинлеге бирү максатыннан эшләнде бу. Ел фасылына бәйле рәвештә дә,  районыбыз мөмкинлекләре һәм ихтыяҗларыннан чыгып та, лагерь эшчәнлеге төрлечә оештырыла, – дип сөйләп китте ул.


– Менә хәзер язгы ял вакытында нинди чаралар каралган?


– Иң беренче төп максатыбыз – 8-9 нчы сыйныф укучыларын төп дәүләт имтиханнарына ныклы әзерләү. Бу җәһәттән, укуның кызынсындыргыч алымнарын: мастер класслар, бай эчтәлекле лекцияләр, практикумнар үткәрергә әзерләнәбез. Районның бу өлкәдә иң алдынгы педагогларына, мәктәпләргә инде эшләр бүлеп бирелде. “Алдынгылар хәрәкәте” активистлары спорт, хәрби әзерлек, ватанпәрвәрлек темалары буенча төрле чыгышлар күрсәтәчәк һәм аларда теләгән һәркем үзе дә катнаша алачак.

– Ниндидер күңелле сәфәрләр булачакмы?


– Әлбәттә, алардан башка лагерь тормышын күзаллау мөмкин дә түгел. 40 балага исәпләнгән ул атнада районның төрле җитештерү предприятиеләренә, Хузангай музеена, “Колос” кинотеатрына сәяхәтләр планлаштырылган. “Ләйсән” бассейнында су коену, йөзү күнекмәләрен үстерү дә күздә тотыла. Шулай ук авыл хуҗалыгы тармакларыннан кайбер кызыклы шәхесләр, белгечләрнең үзебезгә килүе дә көтелә.

– Бәя хакында да берничә сүз әйтегез инде.

– 28 марттан 3 нче апрельгә кадәр 7 көнгә (6 көн куналар) исәпләнгән язгы лагеребызның бәясе – 1458 сум. Махсус хәрби операциядә катнашучы гаиләләрнең балалары өчен – бушлай.

– Лагерьда ашау, яшәү шартлары ничек?

– Бер сүз белән әйткәндә – искиткеч! Моны үз күзләрең белән  күрергә кирәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев