Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хәрби хезмәт –Викторның тормыш юлы

.

Геннадий белән Елена Трегубовлар адресына күптән түгел Самара өлкәсеннән хат килеп төшкән. Гади түгел, рәхмәт хаты. Уллары Виктор хезмәт иткән хәрби частьтән. Подполковник Ершов: “Улыгыз Викторның хәрби хезмәттә чагында үзен гаятъ намуслы, тәртипле солдат итеп күрсәтүен шатланып кабул итәм. Ул безнең частьнең иң яхшы хәрби хезмәткәрләреннән санала”,–дип язган әлеге хат башында.

Дөресен әйткәндә, Геннадий Иванович белән Елена Гурьяновна уллары турында мактау сүзләрен беренче генә ишетмиләр инде. Чөнки Виктор Россия Кораллы Көчләре составында контракт буенча күптән хезмәт итә бит. Туган авылы Борискинода урта мәктәп тәмамлагач ул Лубян урман техникумында укып чыга, бераз белгечлеге белән эшләп тә ала. Аннары армиядә ике ел хезмәт итә. Аннан кайткач, егет Тольяттида заводта эшләп карый. Әмма сизә: болар барысы да аныкы түгел, күңеле хәрби хезмәткә тартыла Викторның. Һәм ул, катгый карарга килеп, илнең Саклану министрлыгы белән контракт төзеп, армиягә китеп бара.

–Шуннан бирле улыбыз Саратов янында хезмәт итә. Әледән-әле командировкаларга китә, чит илләрдә “кайнар нокталарда”да булгалый. Без, билгеле, аның өчен борчылып яшибез. Горурланабыз да, чөнки улыбыз турында мактау сүзләре генә ишетәбез бит,–ди Викторның әнисе Елена Гурьяновна.

Якташыбыз Россия Кораллы Көчләрендә дистә елдан артык хезмәт итә инде. Аның гаиләсе, ике улы бар. Еш кына авылга кунакка кайталар. Әле бит тормыш иптәше дә Иске Хурада авылыннан. Ике як туганнары һәрчак сагынып көтеп алалар үзләрен...

“Безнең часть коллективы тирән рәхмәт хисе белән сезгә “Рәхмәт!” дип әйтә. Улыгызда намуслылык һәм тәртиплелек, эш сөючәнлек һәм җаваплылык  тәрбияләгәнегез өчен рәхмәт! Бик әйбәт кеше – лаеклы Ватан сакчысы үстергәнегез өчен рәхмәт! Сез улыгыз белән горурланырга бик тә хаклы!”–дигән үз хатында Виктор Трегубовның командиры. Якташыбызның хезмәтенә олы бәя бу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев