6 июльдә Татар Төгәлбәендә икенче ел рәттән авыл көне уздырылды.
Бу көнне авылга кунаклар гаҗәеп күп кайткан иделәр. Бәйрәмне тантаналы итеп ачып җибәрделәр. Башка шундый бәйрәмнәрдәгечә, авылның иң уңган, булдыклы кешеләрен, юбилярларны бүләкләделәр. Аннары мәйданда төрле уеннар оештырылды. Җыелган һәркем диярлек катнашты аларда.
Кунак булгач, табыны да корыла. Хуҗалар килгән-кайткан авылдашларын ачык күңел белән сыйладылар.
Татар Төгәлбәе авылы көнен үткәрүдә Илнар Гыйльманов, Ильяс Идиятуллин, Гөлшат Мингалиев зур ярдәм күрсәткәннәр.
Нет комментариев