Республиканың яшь эзләнүчеләре – Әлки районында
Бүген районыбызда Нәби Дәүли исемендәге XIII республикакүләм фәнни-гамәли конференция үтте.
Елдан-ел колачын киңәйтә баруы белән дә үзенчәлекле ул. Быел әнә Казан, Нурлат, Буа шәһәре укучыларын да, Чистай, Спас, Алексеевск, Аксубай кебек чиктәш якынрак җирлекләр белән беррәттән, Баулы, Актаныш, Әгерҗе, Түбән Кама, Яшел Үзәндәй шактый ераграк булган районнарның мөгаллим һәм яшь эзләнүчеләрен үзенә җыйды әлеге конференция. Хәтта Арчадан “бәләкәй Апуш”лар да килгән иде.
200 дән артык катнашучы җыелган чараның тантаналы ачылышы район мәдәният йортында узды.
Мәртәбәле кунаклар арасында Нәби Дәүли кызы Гөлфия Дәүләтшина һәм Казан дәүләт авыл хуҗалыгы университеты фәнни китапханәсе мөдире Илнур Гайфуллинның булуы конференцияне оештыручы гимназия коллективына да, чыгыш ясаучыларга да күпмедер дәрәҗәдә җаваплылык кына түгел, ә горурлык хисләре, көч һәм рухи ныклык өстәде.
Тантаналы сәламләү өлешен Нәби Дәүли исемендәге гимназия директоры Фәридә Яруллина башлап җибәрде. Аннан сүз район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Мария Платоновага, мәгариф идарәсе җитәкчесе Сурия Вәлиевага, музей һәм китапханә хезмәткәрләренә бирелде. Чыгышлар гимназия коллективының матур җыр-биюләре, Нәби Дәүли шигъриятенең кабатланмас үрнәкләре белән баетылды.
Икенче өлеш гимназиядә – аерым фәнни секцияләрдә дәвам итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев