Руслан Морадымов: «Иң зур штраф – гомер!»
21 мартта үткән юл хәрәкәте иминлеген (ЮХИ) тәэмин итү комиссиясенең киңәйтелгән утырышын район башкарма комитеты һәм комиссия җитәкчесе Руслан Морадымов алып барды.
24 сәгать дәвамында уяулык сорала
21 мартта үткән юл хәрәкәте иминлеген (ЮХИ) тәэмин итү комиссиясенең киңәйтелгән утырышын район башкарма комитеты һәм комиссия җитәкчесе Руслан Морадымов алып барды. Анда Россия Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча ЮХИДИ юл-патруль хезмәте куркынычсызлыгы бүлеге командиры полиция подполковнигы Айрат Исмәгыйлев, Әлки районы буенча бүлекчә һәм төрле оешма-учреждение җитәкчеләре катнашты.
Көн тәртибенә 6 мәсьәлә куелган бу утырышның һәр бүлеген бер максат берләштерә. Ул да булса – юл хәрәкәтендә катнашучыларның хәвефсезлеген саклау, һәлакәтләргә юл куймау.
ЮХИДИның район бүлеге җитәкчесе, полиция майоры Рәмзил Вәлиуллин сүзләренә караганда, Әлки районы территориясендә ел башыннан 23 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 1 кеше яраланган. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 408 очрагы ачыкланган. Исерек хәлдә автомобиль белән идарә итүнең 11 факты туктатылган.
Аңардан соң чыгыш ясаган оешма, учреждение җитәкчеләре бу юнәлештә үткәрелгән чаралар, куелган хезмәтләр, алдагы бурычларны бәян итте.
Спорт мәктәбе директоры Алмаз Абдуллин чыгышыннан күренгәнчә, 2025 елның беренче өч аенда гына да балаларны автобуслар белән 29 шәһәр һәм районнарга алып чыкканнар. Ул транспортка, йөртүчеләргә куелган таләпләрнең вакытында һәм тиешле дәрәҗәдә үтәлүе хакында хисап тотты.
Мәктәпләрдә, балалар бакчаларында юл хәрәкәте иминлеге һәр ел дәвамында көнүзәк тема булганлыгына басым ясап, бу өлкәдәге уңышларны, белемнәрне, чараларны тасвирлап отчет бирү соңында, мәгариф бүлеге җитәкчесе Сурия Вәлиева:
– Каникулдан соң, 1 нче апрельдә, балаларыбызны исән-имин каршы алырга язсын,–дигән теләге белән сүзен йомгаклады.
Бер максатка юнәлтелгән уртак эш, ирешелгән уңышлар өчен Айрат Исмәгыйлев оешма-учреждение җитәкче-вәкилләренә рәхмәт юллады. Үз чиратында авыл җирлекләре башлыкларына тәүлекнең 24 сәгатендә дә уяу булырга, авыллардагы тәртип алар кулында икәнлекне дә искәртеп үтте.
– Рульгә утырган исерек турында чаң кагуыгыз “стукач”лык түгел, ә кеше гомерен саклаучы чын җитәкче икәнлегегезне дәлилләүче мисал,–диде ул.
“Дүрт-биш мең штраф алар өчен берни түгел...”
Утырыштан соң Руслан Хәлилевич, Айрат Ринатович, Рәмзил Рәшитовичлар Базарлы Матак урта мәктәбенең югары сыйныф укучылары белән очрашу үткәрделәр. Әлеге әңгәмәнең дә максаты зур иде. Язгы каникуллар алдыннан яшьләргә юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләрен искәртү, туып торган һәлакәтләрнең аянычлы нәтиҗәләре, аларны булдырмый калуның алшартларын ассызыклауны күздә тотты ул.
9-11 нче сыйныф укучылары Айрат Исмәгыйлевның:
– Сезнең яшьтә мотоциклларга тартылу көченең дәрәҗәсен яхшы беләм. Ләкин бу байлык һәм текәлек белән мактану чарасы түгел. Ялгыш фикердә булмагыз, үзегезнең һәм якыннарыгызның гомерен куркыныч астына куйган мондый “егетлеккә” кызларның исе китми. Алар эчке дөньсы матур булган, шигърият яратканнарны күбрәк хөрмәт итә. Спорт белән шөгыльләнегез, китап укыгыз. Нинди генә “текә” булсагыз да, бер ялгыш адым – һәм барысы күккә оча. Шуны да онытмагыз, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып исәпкә алынасыз һәм куеласыз икән, җитәкче урыннарга, район башлыгы дәрәҗәсенә күтәрелә алмаячаксыз,– дигән сүзләрен игътибар белән тыңладылар һәм исләреннән чыгармаслар, дип ышанасы килә. Ата-аналарның балаларга булган сукырларча мәхәббәте, аларның теләген тормышка ашыру өчен, зур суммалар түгеп, мотоцикл кебек “уенчыклар” сатып алуларының дөрес түгеллегенә дә кат-кат басым ясады Айрат Ринатович.
Алга таба сүзне Руслан Морадымов дәвам итте. Тормышта булган хәлләрдән мисаллар китереп, ул ата-ана өчен иң кыйммәтле Аллаһы бүләге ул нәкъ менә балалар үзләре икәнлекне расларга тырышты.
–Сезне тормышыннан артык күреп яраткан әти-әниләрегезне кызганыгыз. Баласын югалткан ата-ананың яшәү мәгънәсе югала. Гомер бер генә бирелә. Сау-сәламәт, әллә нинди батырлыклар кылырга сәләтле сез яшьләр – безнең киләчәгебез. Шуңа күрә мин сезне йөртү таныклыгы да, күнекмәләре дә булмаган хәлдә мотоциклларга утырып, аянычларга китерә торган гамәлләр, ата-аналарыгызны күз яшьләренә күмә торган “геройлыклар” кылмаска чакырам,–диде ул, һәр баланы күздән кичереп. Мәктәп директоры Луиза Абдрахманованың штрафлар турындагы соравына да бик оста һәм кыска җавап бирде җитәкче.
– Йөзәр меңлек мотоцикл алдырган, 80-90 шар меңлек айфон тотып утыручы бу яшьләрне 4-5 мең штраф белән куркыту мөмкин түгел. Иң зур штраф – гомер!– диде Руслан Хәлилевич. Укучылар ничек кабул иткәндер, ул әлеге сүзләрне әйткәндә, тәннәр чемердәп куйды.
Йомгак ясап, Луиза Заһидулловна, ЮХИ профилактика бүлеге җитәкчесе Айгөл Вафина теләкләренә дә укучылар битараф калмас, аңлы эш итәрләр, юлларда балалар гаебе белән һәлакәтләр булмас, ата-аналарның күз яше түгелмәс, дигән ышанычта каласы килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев