Татар Әхмәте авылында яшәүче Фруния Шәмсиевага 90 яшь тулды
Татар Әхмәте авылында гомер итүче райондашыбыз Фруния Якуп кызы Шәмсиеваны район җитәкчелеге күркәм юбилее белән тәбрик итте. Әлеге хөрмәтле апабызга 90 яшь тулды.

Борнай авылында туып-үскән Фруния апаның хезмәт юлы 14 яшеннән сыер савып башлана. Әхмәткә кияүгә чыккач та, ул гомере буе терлекчелектә, авыл хуҗалыгы тармагында эшли. Сабыйлык чоры дәһшәтле сугыш елларына туры килгән, аннан соңгы авырлыкларның ачысын-төчесен күргән якташыбыз үз аягында, яхшы ишетә. Күзләреннән дә зарланмый ул: энәне күзлексез саплый.
Бүген исә Фруния апа кече улы Илдус һәм Сәрия Шәмсиевлар гаиләсе тәрбиясендә төп йортта яши. 4 бала үстергән бәхетле ананың 10 оныгы, 12 оныкчыгы бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев