Төгәлбәй авылында Бизнә елгасы аша салынган күперне яңарту эшенә керешкәннәр
Төгәлбәйлеләр авыл уртасыннан агучы Бизнә елгасы аша салынган күперне яңарту эшенә керешкән.
Яңарту сүзе туры да килмидер: яңабаштан төзү дисәң, күпкә дөресрәк!
Авыл халкы өчен күперне төзекләндерү мәсьәләсе соңгы елларда, күңелне тырнап, бер авырткан җиргә әйләнә. Кайда җыелышсалар да, сүз шуның белән төгәлләнә. Ә төгәлбәйлеләр еш очраша икән. Зиратта өмәме, дини бәйрәмнәрме, мәчеттә берәр эшме – бер сызгыру җитә икән аларга. Авыл көнен үткәрүне, ел да күмәк рәвештә, тиз арада акча җыелып, нәрсәнедер ремонтлау, яңарту кебек изге гамәлләрне дә гадәткә әйләндергәннәр.
Әнә шул бердәм халык 20 нче мартта Ураза гаетенә дә күпләп җыела. Ахырдан, сүз иярә сүз китеп, күпер мәсьәләсе тагын өскә калкып чыга.
–Кирәк бит ул безгә, кирәк. Елганың бер ягында инде өлкән яшьтәгеләр генә калып бара, аларга бу иске җимерек күпер-басмадан йөрүе куркыныч, тәвәккәлләп эшне башлап карыйкмы әллә? – дип киңәшә алар. Авылда гомер кичерүчеләрдән бигрәк, читтә: район үзәгендә, шәһәрләрдә яшәүчеләр күтәреп ала бу фикерне. Чөнки инде 100 кешесе дә булмаган авыл көче белән генә моны башкару мөмкин түгеллеген аңлый алар.
Күпернең үзенә генә (урнаштырудан тыш) 700 меңгә якын акча кирәк дип исәпләп, “Ил төкерсә – күл була!” мәкален девиз итәләр дә керешәләр эшкә: тиз генә игъланнар язып тараталар, акча җыючы “кассир”ны билгелиләр, булачак күпернең якынча сызым-рәсемен күзаллыйлар, үлчәмнәрне алалар, кыскасы – кем кайсы яктан оста, нәрсә булдыра ала?
Һәм менә Фәрит Сафин, Илсур Кадыйров, Рөстәм Каюмов, Рамазан Фәйзрахмановлар тырышлыгы белән күпер проекты әзер.
Бүгенгесе көндә 300 мең акча җыелган. Авырлыклар бар, әлбәттә. Ләкин башлаганны ахырына җиткерергә өйрәнгән “үҗәт” халыкны берни куркытмый. Торган саен, ниндидер күзгә күренмәс көчләрнең булышуын да тоя алар. Бу изге эшкә бик күпләрнең кушылачагына да ышаналар. Ә авылдан читтә яшәүчеләрнең фикере мондый:
–Без авылда гомер итүчеләргә бик рәхмәтлебез. Алар туган якның ямен, җылысын саклый, аның юкка чыгуына юл куймый. Безнең рәхәтләнеп, сагынып кайтыр урыныбыз, бала чакларны, бәхетле яшьлекләрне искә төшерер җиребез бар. Шуңа да мондый мәсьәләләрдә кулыбыздан килгәнне эшләргә, мөмкин кадәр күбрәк ярдәм итәргә тырышу – безнең бурыч. Ә бурычны үтәү – һәркемнең намус эше. Без ышанабыз: тиздән авыл уртасында җәяүлеләр өчен 1,2 метр киңлегендәге төзек, заманча мәһабәт күпер барлыкка килер. Аның аша чыкканда, монда бит минем дә өлешем бар, дип бик күпләр чын күңелдән сөенер.
Китапханә мөдире Әнисә Фәсахова да шул турыдагы матур хыялларын “Дуслык күпере” дигән бик эчтәлекле шигъри юлларга салган.
Без дә, Татар Төгәлбәе халкының бу якты уй-теләкләренең тормышка ашуын, яңа күпернең авылга ямь биреп балкуын, аның астыннан агучы елганың озак еллар шат җырлавын телибез. Кемнәргәдер дуслык, кемнәр өчендер мәхәббәт күпере дә булсын ул!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев