Әлки хәбәрләре

Әлки районының "Әлки хәбәрләре" газетасы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Үргәагар авыл җирлегендә яшәүче мигрантлар белән очрашу узды

Үргәагар авыл җирлеге үзендә яшәүче мигрантларның күп булуы белән районда аерынкы урын били.


Җирлек башлыгы Әнвәр Рәхимҗанов әйтүенчә, бүгенге көндә биредә 56 чит ил вәкиле теркәлгән. Шуларның 27се: 10 – олы кеше, 17 бала  авылда яши. Алар инде безнең як табигатенә дә, гореф-гадәтләренә дә күнегеп бара, чөнки җирле  халык аларга һәрьяклап ярдәм күрсәтә, яшәү шартлары тудыруга булышлык итә. Шул ук вакытта әлеге “кунаклар”ның туган телләренә, милли ризыкларына һәм йолаларына да хөрмәт күрсәтә үргәагарлылар.


14 нче май көнне “Мәдәни багланышлар – мәрхәмәтле күршеләр” исеме астында үткәрелгән чара моның ачык мисалы.  Әлеге күркәм очрашу кичәсе, Кыргызстаннан килеп, биредә төпләнгән этник үзбәкләр өчен бәйрәм рухында уздырылды. Аны оештыруда авыл китапханәсе, мәдәният йорты һәм авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре зур көч куйды. Чарада район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Мария Платонова, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Энҗе Хәлиуллиналарның катнашуы, аны мәгънә һәм эчтәлеге ягыннан баетуга, киңәйтүгә җирлек тудырды.


Үзбәк хатын-кызлары үзләренең милли ризыклары, аны пешерү ысуллары, халыкның матур йолалары һәм гореф-гадәтләре турында сөйләп, мәдәни үзенчәлекләре белән уртаклаштылар. Татар, үзбәк җырлары, биюләр һәм табын артында бергә күңелле итеп чәй эчүләр бәйрәм кәефен күтәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев