Ляйля Ахметшина автор яңалыклары
-
Әлки районында ноябрьдә дөньяга килгән алты бәби исәпкә алынган
Узган айда район ЗАГС бүлегендә алты бәби исәпкә алынган, алты пар никахлашкан.
-
Әлки районы: Гаҗәеп оста шофер иде, гомере дә руль артында өзелде
Узган атнада булган коточкыч авариядә ике райондашыбызның гомере өзелде. Әлеге юл казасы күрше Алексеевск районында яшәгән тагын бер хатын-кызны якты дөньядан алып китте. Авыр җәрәхәтләр алган кечкенә бала һәм аның әнисе Казан хастаханәсендә, табиблар аларның гомере өчен көрәшә.
-
Әлки районы Карга авылында 28 ноябрьдә каз өмәсе була
28 ноябрьдә Карга авылында зур каз өмәсе була.
-
Әлки районында узган атнада өч янгын булган
Үткән атнада районда өч янгын булган.
-
Әлки районы Базарлы Матак җирлегендә яшәүчеләр бүген референдумда үзара салым мәсьәләсен хәл итә
Әлки районы Базарлы Матак авыл җирлегендә бүген иртәнге сәгать 7дә җиде сайлау участогы ишекләрен ачты. Референдумда тавыш биреп,халык үзара салым мәсьәләсе буенча үз фикерен белдерәчәк. Район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Алексей Шувалов әйтүенчә, тавыш бирүчеләр исемлекләренә 4764 кеше кертелгән.
-
Әлки районы: “Язмыш авыр сынаулар да, аларны җиңәргә көч тә бирде!”,– ди Айсылу Садретдинова
Һич килмәгән-килешмәгән ягы юк, диләр андыйлар турында. Коеп куйгандай матурлыгы, буй-сыны, сөйләсә – сүзгә осталыгы, сәхнәгә менсә – туң күңелләрне эретерлек моңлы җырлавы, нинди эш тапшырсалар шуны башкарып чыгарлык тәвәккәллеге, белеме, көче-җегәре... Сүзебез Айсылу Гарәфетдин кызы Садретдинова турында. Иске Чаллы авылында туып үскән абруйлы, булдыклы нәсел баласы ул.
-
Әлки районы: “Өч улыбыздан соң бик тә кыз бала теләдек ”, – диләр Әхмәт авылында яшәүче Илдар һәм Ләйсән Гыйләҗевлар
Әхмәт авылы интернет-чатында 22 октябрьдә шундый яңалык пәйда булды: “Бүген авылыбызның яңа кешесе туды! Ул – Мәликә Гыйләҗева, Илдар белән Ләйсәннең дүртенче баласы. Котлыйбыз!” Сүз дә юк, авыл халкы өчен дә көтелгән, шатлыклы хәбәр бу. Бәбиләр туу шактый сирәгәйде бит хәзер. Ә авылдагы балалар бакчасы, мәктәп язмышы, гомумән, саланың киләчәге нәкъ менә бүген дөньяга килүче бәләкәчләргә бәйле.
-
Әлки районында быел 39 ана Татарстан хөкүмәтенең 50 һәм 100 мең сумлык ярдәмен алган
Районыбызда яшәүче, беренче балаларын 25 яшькә кадәр тапкан 31 ана быел Татарстан хөкүмәте билгеләгән 50 мең сум түләүне алган.
-
Әлки районында урман җәнлекләренә тәмле вакцина тараталар
Районда урман җәнлекләренә котыру авыруына каршы тәмле вакцина тараталар.
-
Әлки районы Базарлы Матак җирлегендә 24 ноябрьдә референдум була
Киләсе якшәмбедә, 24 ноябрь көнне, Базарлы Матак авыл җирлегендә үзара салым салу мәсьәләсе буенча җирле референдум үткәрелә.
-
Әлки районында Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Александр Чубаров (26 ноябрьдә) һәм Фоат Вәлиев (28 ноябрьдә) халыкны кабул итәчәк
26 ноябрьдә Татарстан Дәүләт Советы депутаты Александр Чубаров халыкны кабул итә. Ә 28 ноябрьдә әлкилеләрне Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев кабул итәчәк.
-
Әлки районы инвалидлар җәмгыяте “Син үзең генә түгел” проекты белән грант отты
Район инвалидлар җәмгыяте коммерцияле булмаган иҗтимагый оешмалар арасында үткәрелгән конкурста грант отты.
-
Әлки районы: административ штрафларын түләмәүчеләр “кунаклар” көтсен
Район эчке эшләр бүлекчәсе 18еннән 28 ноябрьгә кадәр “Әҗәтле” оператив-профилактика чарасы үткәрә.
-
Әлки районы Базарлы Матак мәктәбен тәмамлаган җырчы Максуд Юлдашев туган мәктәбенә очрашуга кайткан
Базарлы Матак мәктәбен тәмамлаган җырчы, халыкара премияләр лауреаты Максуд Юлдашев туган мәктәбенә очрашуга кайтты.
-
Әлки районы:Авыр чир белән көрәшүче якташыбыз Айгөл Фазыйлова бүген иртән вафат булган
Авыр чир белән көрәшүче якташыбыз Айгөл Фазыйлова бүген иртән вафат булган.