Ляйля Ахметшина автор яңалыклары
-
“Әлки хәбәрләре” узган елгы эшенә йомгак ясады
Бүген “Татмедиа” АҖ филиалы –“Әлки хәбәрләре” район газетасы редакциясенең узган ел йомгаклары буенча хисап җыелышы булды.
-
“Озын көйләр җырларга яратам”, ди “Татар моңы” Халыкара бәйгесендә катнашучы Рифат Садыйков
Районыбызның талантлы егете Рифат Садыйков, “Татар моңы” Халыкара яшь башкаручылар телевизион бәйгесенең Түбән Камада узган сайлап алу турында уңышлы чыгыш ясап, икенче турга узды.
-
әлки районы: “Мондый гаҗәеп бәйрәмнең бездә әле булганы юк иде”
Гаилә, спорт һәм сәламәтлек бәйрәме – 25 гыйнварда район үзәгендә узган “Сәламәтлек эстафетасы”нда әлеге сүзләрне күпләрдән ишетергә туры килде.
-
Әлки районында узган гаҗәеп спорт бәйрәме - "Сәламәтлек эстафетасы"нда 600 дән артык кеше катнашты
Бәйрәмнең төп оештыручысы -Татарстан хоккей федерациясе булды.
-
Әлки бала тудыру йортыннан бүген районның быелгы беренче нарасыен чыгардылар
Районның быелгы беренче сабые көттереп кенә туды. Ул район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә 15 гыйнвар иртәсендә дөньяга аваз салды. Елның беренче нарасые – ир бала, ул 3170 грамм авырлык белән туган, буе 50 сантиметр. Әнисе белән бәләкәчне хастаханәдән тантаналы төстә чыгардылар. Бәхетле әти-әнине тәбрикләргә район башлыгы Александр Никошин да килгән иде.
-
Әлки районы урманнарында җәнлекләр өчен “ашханәләр” эшләп тора
Районның аучылык биләмәләрендә кышын җәнлекләргә ашату өчен җитәрлек күләмдә печән, бөртек калдыклары, тоз хәзерләнгән иде.
-
Әлки районы аучылык биләмәләрендә җәнлекләрне саныйлар
Районның өч аучылык биләмәсендә дә җәнлекләрне санау эше алып барыла.
-
Әлки районы кибетләрендә никотинлы продукция (снюс) сату фактлары ачыкланмаган
Балаларга яңа афәт яный – узган елның соңгы айларында наркологлар шулай дип чаң сукты. Илнең күп кенә төбәкләрендә үсмерләр арасында никотинлы конфетлар, ягъни снюс белән агулану очраклары теркәлде.
-
Әлки районы бәби тудыру йортыннан быел беренче нарасыйны тантаналы төстә өенә озаттылар
Район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә бу елның беренче баласы 5 гыйнварда 11.40 сәгатьтә дөньяга килгән.
-
Әлки районында буген " Чаңгы юлы"н ачтылар
Әлки районы узәгендәге чаңгы базасында яңа кышкы сезон башланды. Чын кышны, ак карны,чаңгыларны сагынган әлкилеләр яңа салынган чаңгы юлына басты. Әлегә бу ярыш тугел-- hәркем бер чакрымлы дистанцияне узды.
-
Әлки районында Театр елына йомгак ясадылар
Район мәдәният йортында 19 декабрь кичендә 2019-Театр елын йомгаклауга багышланган зур чара булды.
-
Әлки районы Нәби Дәүли исемендәге гимназиянең 8 сыйныф укучысы Самир Хәмидуллин төп документы паспортны Татарстан Дәүләт Советында алды
Нәби Дәүли исемендәге гимназиянең 8 сыйныф укучысы Самир Хәмидуллин төп документы паспортны тантаналы шартларда Татарстан Дәүләт Советында алды.
-
Әлки районы үзәгендә Россия Конституциясе көненә багышланган тантана булды
12 декабрьдә Базарлы Матактагы Үзәк паркта Россия Конституциясе көненә багышланган чара булды.
-
Әлки районында Ватан Батырлары көне тантаналы төстә билгеләп үтелде
Районда бүген Ватан Батырлары көне билгеләп үтелде. Төп чара Базарлы Матактагы Геройлар паркында узды. Анда Базарлы Матак урта мәктәбе һәм Нәби Дәүли исемендәге гимназия укучылары, яшьгвардиячеләр, ветераннар, район җитәкчеләре катнашты.
-
Әлки районы укучылары “Җәлил укулары” бәйгесе җиңүчеләре булды
“Җәлил укулары” халыкара әдәби бәйгесендә Нәби Дәүли исемендәге гимназия укучылары уңышлы чыгыш ясады.