Көн темасы рубрикасы буенча яңалыклар
-
Әлкилеләр таңга кадәр Төп чыршы янында күңел ачты
Гаиләләре, дуслары белән Яңа елны каршы алгач, әлкилеләр авыл урамнарына куелган чыршылар янына чыгып бергәләп бәйрәм итте.
-
Әлки районы башлыгы Чыршы бәйрәмендә 200 бала катнашты. ФОТО
30 декабрьдә Базарлы Матакта балалар иҗаты йортында район башлыгы Чыршы бәйрәме узды.
-
Әлки муниципаль район башлыгы Александр Никошиннан Яңа ел котлавы
Хөрмәтле райондашлар! Вакыт акрын үтә, әмма гомер тиз уза, дигән мәгънәле гыйбарә бар.
-
Әлки район башлыгы Александр Никошин табиблар белән “түгәрәк өстәл” артында үлем-җитем сәбәпләре турында сөйләште
Район башлыгы Александр Никошин табибларны үзенә чакырып, "түгәрәк өстәл" формасында сөйләшү үткәрде.
-
Юхмачы авылында яшәүче ветеринария табибы Энҗе Төхвәтуллина ТНВ каналындагы “Башваткыч” тапшыруында катнашты
Юхмачы авылында яшәүче ветеринария табибы Энҗе Төхвәтуллина ТНВ каналындагы "Башваткыч" тапшыруының Яңа ел чыгарылышында катнашты.
-
Әлки районының Карга авылында яшәүче Айрат һәм Алсу Гайфуллиннар быел 200 каз үстергән
Районыбызда яшәүче бер абзый казны "авылның валютасы" дип атаган иде.
-
Әлки районында инвалид балалар өчен Чыршы бәйрәме үткәрелде
Район мәдәният йортында физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен күңелле Чыршы бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмдә район башлыгы Александр Никошин да катнашты һәм кечкенә кунакларны Яңа ел белән котлап, аларга сәламәтлек, иминлек, уңышлар теләде. Бәйрәмгә район авылларыннан 94 бала чакырылган иде. Алар купшы итеп бизәлгән Яшел Чыршы тирәсендә төрле уеннар уйнадылар. Кыш бабай...
-
“Әлки хәбәрләре” район газетасы “Татмедиа” АҖнең “2017 ел лидеры” дип табылды
"Татмедиа" акционерлык җәмгыятенең 2017 ел нәтиҗәләре буенча коллегиясендә "Әлки хәбәрләре" газетасы "2017 ел лидеры" дип табылды.
-
Әлки районы делегациясе Оренбургтагы хәрби частьтә якташ егетләребезнең хәрби ант кабул итү тантанасында булды. ФОТО
Быел көз армиягә чакырылган егетләребезнең 17се Оренбургтагы район шефлык иткән хәрби частьтә хезмәт итә.
-
Әлки районының Апак һәм Чиябаш авыл җирлекләренә Президент яңа машиналар тапшырды
Апак һәм Чиябаш авыл җирлекләре яңа автомобильле булды.
-
ЗАГС органнарына нигез салынуга 100 ел тулды
1917 елның 18 декабрендә яшь Совет дәүләтендә "Гражданлык никахы, балалар һәм гражданлык халәте актлары китапларын алып бару турында"декрет кабул ителә.
-
Әлки районының Базарлы Матак авылында модульле чаңгы базасы ачылды
19 декабрьдә Базарлы Матакның Көнчыгыш урамында модульле чаңгы базасы ачылды.
-
Апак авыл җирлеге, республика смотр-конкурсында грант отып, “Беларус” тракторына ия булды
Апак авыл җирлеге, республика смотр-конкурсында җиңеп, "Беларус" тракторына ия булды.
-
Террорчылыкка һәм экстремизмга каршы Әлки район комиссиясе утырышында Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре көннәрендә иминлекне тәэмин итү бурычлары каралды
Терроризмга һәм экстремизмга каршы район комиссиясенең чираттагы утырышына тормыш куркынычсызлыгы өчен җаваплы хезмәтләр генә түгел, оешма- учреждениеләр, мәктәп-клублар җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары да чакырылган иде.
-
Әлки районының Юхмачы ветеринария участогы коллективы авыл халкының ышанычын казанады
Терлек-туары авырып китсә, авыл кешесенең тынычлыгы югала инде.