Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Азат Әхмәтов Әлки районы комбайнчылары арасындагы ярышта лидер

"Кызыл Шәрык-Агро"ның "Көньяк Әлки" филиалы комбайнчысы Азат Әхмәтов бүген район комбайнчылары арасындагы ярышта лидер. Ул урып-җыю башыннан бирле үзенең "Лексион-570" комбайны белән 2150 тонна иген суктырды. Азатның соңгы биш елда алдынгылыкны биргәне юк - ул район комбайнчылары ярышын әйдәп бара. Республика көнен Азат басуда комбайн штурвалы артында каршыларга җыена. Дөрес,...

"Кызыл Шәрык-Агро"ның "Көньяк Әлки" филиалы комбайнчысы Азат Әхмәтов бүген район комбайнчылары арасындагы ярышта лидер.

Ул урып-җыю башыннан бирле үзенең "Лексион-570" комбайны белән 2150 тонна иген суктырды. Азатның соңгы биш елда алдынгылыкны биргәне юк - ул район комбайнчылары ярышын әйдәп бара.

Республика көнен Азат басуда комбайн штурвалы артында каршыларга җыена. Дөрес, "Көньяк Әлки" филиалы механизаторлары үз кырларында үстергән икмәкне күптән җыеп алырга өлгерделәр. Ә Азат кебек уңган механизаторлар башка хңҗалыкларга уракта ярдәм итәргә баралар. Азат Әхмәтов "Кызыл Шәрык-Агро"ның Алексеевск районындагы "Биләр" филиалы игенчеләренә икмәкне җыеп алуда булыша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев