Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы итеп Роберт Рәшит улы Гадиев билгеләнде

Әсхәт Минзыятдин улы Сәгъдиев район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы вазыйфасыннан үз теләге белән китте. Хезмәт эшчәнлеген башлаганнан бирле районыбызда намус белән хезмәт куйган, 12 ел авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белән җитәкчелек иткән Әсхәт Минзыятдин улына җитәкчеләр, коллегалары, кул астында эшләүчеләр рәхмәт сүзләре, җылы теләкләр әйттеләр. Әсхәт Сәгъдиевка...

Әсхәт Минзыятдин улы Сәгъдиев район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы вазыйфасыннан үз теләге белән китте.

Хезмәт эшчәнлеген башлаганнан бирле районыбызда намус белән хезмәт куйган, 12 ел авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белән җитәкчелек иткән Әсхәт Минзыятдин улына җитәкчеләр, коллегалары, кул астында эшләүчеләр рәхмәт сүзләре, җылы теләкләр әйттеләр. Әсхәт Сәгъдиевка күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, район, республика агропромышленность комплексын үстерүгә керткән лаеклы өлеше өчен район башлыгы Фердинат Дәүләтшинның, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовның Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы итеп моңа кадәр биредә механикалаштыру буенча консультант булып эшләгән Роберт Рәшит улы Гадиев билгеләнде.

фото podkova-z.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев