Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Әлки районында капиталь ремонттан соң “Татарстан Республикасы халкын эш белән тәэмин итү үзәге” ачылды

Республикабызда эшләп килүче программалар нигезендә районыбызда һәр көн яңалыклар, үсеш-үзгәрешләр туып тора.

Капиталь ремонттан соң заманча барлык җиһазлар белән дә тулыландырылган  “Татарстан Республикасы халкын эш белән тәэмин итү үзәге”  дәүләт казна учреждениесенең Әлки районы бүлеге тулы куәткә райондашларыбызга хезмәт күрсәтә. 


 18 август көнне биредәге яңарышлар белән Татарстан Республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Энҗе  Нигъмәтҗанова, Россельхознадзорның Татарстан Республикасы идарәсе җитәкчесе Илнур Галиевлар да танышып китте. Мөхтәрәм кунакларны район башлыгы Александр Никошин каршылады.

Әлеге визит барышында, җирлегебез кешеләре Энҗе Нияз кызына үзләрен борчыган сорауларны да бирә алды. 


Кара-каршы утырып сөйләшүләр Балалар иҗат йортында киңрәк даирәдә дәвам итте. Бу  очрашуга "Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге, “Өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты” социаль хезмәт оешмасы вәкилләре, “Комплекслы матди ярдәм үзәге”нең 7 нче филиалы белгечләре дә чакырылган иде. 
Чара күңелле мизгелләр белән төгәлләнде. “Татарстан Республикасы халкын эш белән тәэмин итү үзәге”нең Әлки районы бүлеге өлкән инспекторы Римма Билалова намуслы хезмәте өчен район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев