Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында кыр кәҗәләре өчен махсус җимлекләр һәм тозлыклар урнаштырылды

Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре «Хузангай» аучылык хуҗалыгында кыр кәҗәләре өчен махсус җимлекләр һәм тозлыклар урнаштырды.

 Чуаш Борнае мәктәбенең 8 сыйныф укучылары да, аучылык җирләрендә булып, бу бик тә мөһим эштә катнаштылар.
Яшь урманчылар, өстәмә азык буларак, хайваннарга солы һәм тоз салып чыкканнар. Әлеге чарада районның гадәттән тыш хәлләр бүлеге хезмәткәрләре һәм урманчылар катнашты. 

Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре билгеләп үткәнчә, аучылык ресурсларын саклау максатыннан, мондый акцияләр даими үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев