Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлкилеләр, прививканы вакытында кадатыгыз

Кыш керсә дә, көннәр тотрыклы түгел. Әле салкынайтып, буранлап кары ява, әле җылытып, яңгыры сибәли башлый.

Беләбез: аяк асты юеш булган салкынча көннәрдә төрле йогышлар тарала. Шуларның берсе –  грипп.

Ул –    чагыштырмача авыр узучы чир. Йогыш югары сулыш юлларына зыян китерә, кайбер очракларда хәтта үпкәгә кадәр төшеп, аның ялкынсынуына сәбәп була. Ул дәвамлы авыруларның үзләре турында янә сиздерүенә дә китерергә мөмкин. Аның бик йогышлы булуын да онытмаска кирәк. Саклану чарасы исә бер: прививка кадату. Вакцина район үзәк хастаханәсендә, ФАП ларда бар. Теләге булган һәркем мөрәҗәгать итә ала. Йогыштан саклану өчен,  прививканы бүгенге көндә күпләр кадата һәм файдасын да күрәләр. Мәсәлән, Түбән Әлки мәктәбенең укыту эшләре буенча директор урынбасары Гөлсинә Закирова  да шул уңайдан табибларга ел саен мөрәҗәгать итә икән. 

–    Ун еллап бардыр, ел саен прививканы кадатам. Моны йогыш тарала башлаганчы эшләргә кирәк.  Шуңа да билгеле бер вакыттан соңга калмаска тырышам. Аннары йогышның балаларга да, хезмәттәшләргә дә иярүен теләмим. Безнең мәктәптә табиблык күрсәтмәсе буенча гына берничә укытучы кадатмады. Калган бар укытучылар, техник хезмәткәрләр дә прививканы ясаттык. Файдасын күрәм. Чөнки соңгы елларда сулыш юллары авырулары белән авырсам да, ул җиңелчә генә узды, көчле температура күзәтелмәде. Аннары мин җитәкче урынбасары булгач, укытучыларга да, әти-әниләргә дә прививканы кадатырга тәкъдим итәм. Ә үзең прививка ясатмаган килеш, моны эшләүне башкаларга үгетләп булмый, – ди ул.  

Кыш айларына әле кердек кенә. Табиблар йогыш таралу дулкыннары әле булачак, дип кисәтә. Шуңа да гриппка каршы прививканы әле ясатмаган булсагыз, моны эшләргә ашыгыгыз. Үз сәламәтлегегезгә дә игътибарлы булыгыз, башкалар  турында да уйлагыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев