Яңа Әнҗердә авыл көнен бәйрәм иттеләр
10 августта Яңа Әнҗерә авылында авыл көне гөрләп үтте. Быел авылга 100 ел була.
Административ берәмлек булырак 1930 елларда барлыкка килсә дә, авылга нигез 1920 ел урталарында салына. 1924 елның 14 ноябрендә "Яңа тормыш" кырчылык артеле булып, Спасс затоны, Спасс кантонындагы авыл хуҗалыгы идарәсендә 1 нче тапкыр теркәлә.
1930 елларда Әлки районы,1944 елның 19 февраленнән Юхмачы,1956 елдан янә Әлки, 1960 елдан Куйбушев,1965 елның 12 январеннән Әлки районына керә.
Авылда яшәгән кешеләр саны:
1924 ел -13 кеше
1938 ел – 147 кеше
1949 ел – 182 кеше
1958 ел – 177 кеше
1970 елда -199 кеше
1979 елда – 102 кеше
1989 – 47 кеше
2002 елдан 2024 елга хәтле 44 кеше.
100 ел дип әйтүе генә жиңел, төптән уйлап карасаң, 1 гасырлык гомер аз вакыт түгел.
Авылга яңа гына күчеп килгән гаиләләргә яңа тормыш башлап җибәрегә җиңел булмагандыр. Аннан колхозлашу, Бөек Ватан сугышы еллары. Бу вакытта алардан күпме батырлык, сабырлык соралган.
Тормыш зилзиләсе авыл халкын, кай тарафларга гына чәчмәгән. Бигерәк тә «КамАЗ» төзелеше елларында авылда кеше яртылаш кими.
Традициягә кергән авыл көненә читтә яшәүче авылдашлар да ел саен кайталар. Быел да кеше күп булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев