Әлки районы: Әхмәт авылында элекке йолаларны саклыйлар
Яңалыклар

Әлки районы: Әхмәт авылында элекке йолаларны саклыйлар

3 августта Әхмәттә мәктәпнең 30 еллыгына багышлап авыл көне үткәрергә җыеналар.

Биредә бәйрәмгә әзерлекне элекке йолалар буенча башлаганнар: атлар җигеп, гармуннар уйнап, йорттан йортка йөреп бәйрәмгә бүләкләр җыйганнар.

Авыл халкы милли киемле яшьләрнең болай җырлап-җырлап бәйрәм күчтәнәчләрен җыюын бик ошаткан. Авыл көненә бүләкләр шактый күп тупланган, акчалата ярдәм итүчеләр дә булган.

Ә инде авыл мәдәният йорты каршында тантана үтәсе мәйданны әзерләү эшләре башланган.

Авыл көннәре үткәрүне районда беренчеләрдән булып әхмәтлеләр башлап җибәргәннәр иде. Аяклары җиңел булды – хәзер мондый бәйрәмнәр барлык авылларда диярлек шаулап-гөрләп уза башлады.


Нет комментариев