Әлки районы советындагы “Бердәм Россия” депутат фракциясенең яңа җитәкчесе сайланды
“Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең муниципаль район советындагы депутат фракциясе җитәкчесе итеп Рәшит Билалов сайланды.
29 октябрьдә “Бердәм Россия” партиясенең район советындагы депутат фракциясенең чираттагы җыелышы булды. Анда фракциянең элеккеге җитәкчесе Рамил Минһаҗевны шәхси гаризасы нигезендә вазыйфаларыннан азат иттеләр. Фракция җитәкчесе итеп яшерен тавыш бирү юлы белән Рәшит Билалов сайланды. Рәшит Әбрарович озак еллар дәвамында депутат фракциясе белән уңышлы җитәкчелек иткән Рамил Минһаҗевка рәхмәт белдерде. Ул шулай ук үзенә әлеге вазыйфаны ышанып тапшырганнары өчен депутатларга рәхмәтен җиткерде.
Җыелышта “Бердәм Россия” партиясенең Юхмачы авыл җирлеге советындагы депутат төркеме эшчәнлеге турында аның җитәкчесе Петр Чулков чыгыш ясады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев