Әлки районы Ташбилге авылында яшәүчегә фирма төзү өчен грант бирәчәкләр
Ташбилгедә яшәүче Исмәгыйль Хөснетдинов хуҗалыгында дүрт савым сыеры асрый.
Ул терлекләр санын арттыру максаты белән яңа бина корырга уйлаган һәм бу эштә ярдәм итүче программада катнашу өчен документларын тапшырган. Дәүләт ярдәме озак көттермәс дип ышандыралар җирлек башкарма комитетында.
Ташбилге җирлегендә яшәүче дүрт хуҗалык күп итеп каз бәбкәләре, тагын берсе тавыклар сатып алган. Аларга бу чыгымнарны күтәрүдә дәүләт субсидиясе ярдәмгә киләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев