Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Майчабу коймак белән сыйлый

Бу атнада районыбыз православныйлары Майчабуны бәйрәм итәләр. Бөек ураза алдыннан билгеләп үтелүче Майчабуның һәр көне билгеле бер исем астында уза. Ә атнаның соңгы көне - Гафу итү якшәмбесе, кешеләр анда бер-береннән кичерү сорыйлар. Элек-электән бу бәйрәмдә халык бергәләп күңел ачкан, чана шуган, бер-берсенә кунакка йөргән. Майчабуның традицион һәм иң тәмле...

Бу атнада районыбыз православныйлары Майчабуны бәйрәм итәләр.

Бөек ураза алдыннан билгеләп үтелүче Майчабуның һәр көне билгеле бер исем астында уза. Ә атнаның соңгы көне - Гафу итү якшәмбесе, кешеләр анда бер-береннән кичерү сорыйлар. Элек-электән бу бәйрәмдә халык бергәләп күңел ачкан, чана шуган, бер-берсенә кунакка йөргән. Майчабуның традицион һәм иң тәмле сые - коймак. Аны күп төрле ысуллар, төрледән-төрле эчлекләр белән әзерлиләр. Бу атнада кешеләр кыш белән саубуллашалар, яман гадәтләр символы булган карачкыны яндыралар, язны каршылыйлар.

Бүген район үзәгендә кинотеатр каршында Майчабу бәйрәме үткәрелә. Анда районның барлык мәдәният хезмәткәрләре катнаша, әкият геройлары, мәзәкчеләр халыкның күңелен күрә, карачкы яндырыла. Шимбә һәм якшәмбе көннәрендә Майчабуны районның башка авылларында да билгеләп үтәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев