Кичә Уфада табиблар Вәсилә Фәттахованың кызын хастаханәдән чыгарган. Бу хакта "Комсомольская правда" хәбәр итә.
Вакыты тулмыйча декабрь аенда дөньяга килгән кыз бала хастаханәдә берничә ай булды - шул вакыт эчендә аның сәламәтлеге даими рәвештә табиблар күзәтүе астында иде. Бала хәзер сау-сәламәт, тиешле авырлык та җыеп өлгергән, даими медицина күзәтүе дә кирәк түгел, диелә. Баланың әтисе - Илгиз беренче вакытларда кызын тәрбияләү өчен шәфкать туташы яллаган.
Татарстан һәм Башкортстан эстрадасы йолдызы Вәсилә Фәттахова, бала тапканнан соң авырып китеп, гыйнвар аенда вафат булган иде.
http://www.tulachi.ru/ru/news-all-world/item/3540-v%D3%99sil%D3%99-f%D3%99ttahovanyi%D2%A3-kyizyin-hastahan%D3%99d%D3%99n-chyigargannar.html
Нет комментариев