Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Иң төз атучылар – Салманда

Түбән Әлки мәктәбендә өлкән сыйныфлар укучылары арасында район беренчелегенә төз ату ярышлары булып үтте. Район ДОСААФ җәмгыяте оештырган әлеге бәйгене район башлыгы Александр Никошин югары дәрәҗәдә үткән бик әһәмиятле чара дип бәяләде. Өлкән сыйныфлар укучылары арасында пневматик мылтыктан ату ярышлары ел саен уздырылып килә. Әлеге бәйге Советлар Союзы Герое Борис...

Түбән Әлки мәктәбендә өлкән сыйныфлар укучылары арасында район беренчелегенә төз ату ярышлары булып үтте. Район ДОСААФ җәмгыяте оештырган әлеге бәйгене район башлыгы Александр Никошин югары дәрәҗәдә үткән бик әһәмиятле чара дип бәяләде.

Өлкән сыйныфлар укучылары арасында пневматик мылтыктан ату ярышлары ел саен уздырылып килә. Әлеге бәйге Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов призларына үткәрелә. Борис Кириллович Кузнецов - Бөек Ватан сугышы ветераны. Ул Казанда яши. 90 яшендә дә актив тормыш алып бара, яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүгә үз өлешен кертергә омтыла.

Ярышлар ике этапта үтә. Башта республика районнарында җиңүчеләр ачыклана. Аннан иң төз атучы егет һәм кызлар Татарстан ДОСААФ җәмгыяте үткәрәсе беренчелек бәйгесендә катнашу хокукын алалар.

Соңгы елларда районыбызда ату спорты шактый алга китте. Барлык урта мәктәпләргә дә диярлек ату белән шөгыльләнү өчен район ДОСААФ җәмгыяте пневматик мылтыклар алып бирде. Ярышларга инде балалар үз мәктәпләрендә даими күнекмәләр алып, шактый остарып киләләр.

Районда ату спорты белән Чуаш Кичүе, Яңа Салман, Иске Чаллы, Чуаш Борнае мәктәпләре актив шөгыльләнәләр. Аларда тәрбияләнгән укучылар район ярышларында һәрчак призлы урыннарны алалар. Зона ярышларында, республика беренчелеге бәйгеләрендә дә сынатмыйлар.

Түбән Әлкидәге ярышка мәктәпләрдән 19 команда килгән иде. Һәр командада 3 катнашучы.

Яшь мәргәннәрне һәм аларның тренерларын районыбыз башлыгы Александр Никошин сәламләде. Ул яшьләргә патриотик тәрбия бирүнең гаять дәрәҗәдә мөһим булуын ассызыклады.

-Яшьләребезнең бүген спортта, патриотик рухта тәрбия алуы аларның киләчәктә ышанычлы Ватан сакчысы, әйбәт хезмәткәр, күркәм гаилә вәкиле булып китүенең нигезе ул,-диде Александр Федорович.

Район ДОСААФ җәмгыяте рәисе Марат Хөснетдинов командаларны ярышның тәртибе, шартлары белән таныштырды. Менә беренче чыгыш ясаучылар ут сызыгы янында урын алдылар. Мишеньнең ераклыгы 10 метр. Спортчылар өч атуда 30 га кадәр балл җыя алалар. Беренче өч ядрә винтовканың төзлеген сынау өчен бирелә. Монда инде һәр хәрәкәт команда нигезендә башкарыла. Хәрби хезмәттәге кебек. Хәер, мылтыкның, утлы корал булмаса да, кеше иминлеге өчен куркыныч тудыруын онытмыйк. Шуңа да ярыш барышында янәшәдә медицина хезмәткәрләре дә кизү торды. Алга китеп булса да әйтик, ярыш барлык кагыйдә һәм таләпләрне үтәп үткәрелде, медицина хезмәткәрләренә эш чыкмады.

Ату сызыгына өчәр укучы чыгып алышына торды. Атылган мишеньнәр хөкемдарлар өстәленә җыелып, беркетмәгә кертелә барды.

Менә соңгы нәтиҗәләрне игълан итәр чак җитте. Сафка тезелгән командалар түземсезлек белән иң төз атучының исеме яңгыраганны көттеләр.

Ярышның баш хөкемдары - Түбән Әлки урта мәктәбе укытучысы Рәфәс Билалов сүз алды:

-Иң күп балл җыйган Яңа Салман мәктәбе укучысы Илнар Гобәйдуллин бүгенге ярышта беренче урынны алды!-дип игълан итте.

28 балл җыеп, шул ук мәктәп укучысы Екатерина Захарова икенче, ә Иске Тахталыдан Кристина Смирнова (27 балл) өченче урынга лаек булды.

Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды.

Командалар арасында беренчелекне Яңа Салман мәктәбе мәргәннәре яулады. Аларның тренерлары Искәндәр Хәйруллин. Команда төп приз - пневматик мылтык белән бүләкләнде.

Икенче урында - Чуаш Борнае (тренер Вячеслав Филиппов), өченче - Иске Чаллы (Фәрит Галләмов) мәктәпләре командалары.

Районның иң төз атучы укучылары 12 февральдә Казанда узасы республика ярышында район данын яклап чыгыш ясаячак. Әлеге сәфәрне район ДОСААФ җәмгыяте оештыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев