Әлки яшь көрәшчеләрне җыйды
30-31 гыйнварда "Алинә" универсаль спорт залында республиканың иң шәп яшь көрәшчеләре бил алышты. Биредә "Кызыл Шәрык-Агро" берләшмәсе һәм Хәйруллин Хәйрия фонды призларына 11-13 яшьлек малайлар һәм кызлар билбау көрәше буенча көч сынашты. Ярышта катнашучы яшь көрәшчеләргә район башлыгы Александр Никошин һәм билбау көрәше буенча Татарстан федерациясенең башкаручы директоры Хәбир Хәбибуллин...
30-31 гыйнварда "Алинә" универсаль спорт залында республиканың иң шәп яшь көрәшчеләре бил алышты. Биредә "Кызыл Шәрык-Агро" берләшмәсе һәм Хәйруллин Хәйрия фонды призларына 11-13 яшьлек малайлар һәм кызлар билбау көрәше буенча көч сынашты. Ярышта катнашучы яшь көрәшчеләргә район башлыгы Александр Никошин һәм билбау көрәше буенча Татарстан федерациясенең башкаручы директоры Хәбир Хәбибуллин фатыйхаларын бирделәр.
Билбау көрәше республикада зур үсеш кичерә. Казанда үткән Универсиада программасына кертелгәч, спортның әлеге төре тагын да популярлашты бугай. Билбау көрәше күп милләт вәкилләренең яраткан спорт шөгыленә әверелә бара. Районыбызда әнә шул билбау көрәше буенча ике көн дәвамында республиканың иң көчле яшь спортчылары көч сынашты. Әлеге ачык турнирга Татарстанның 22 районыннан 11-13 яшьлек малайлар-кызлар җыелган иде.
Турнирны ачу тантанасында район башлыгы Александр Никошин:
-Инвесторыбыз Айрат Хәйруллин, районыбызда иген үстерү, терлекчелек белән шөгыльләнүдән тыш, спортка да зур игътибар бирә. Бүген Хәйруллин фонды ярдәме белән бездә зур көрәш бәйгесе уза. Бирегә районнардан иң көчле егет-кызлар җыелды. Без, әлкилеләр исә ярышларны югары дәрәҗәдә үткәрергә тырышырбыз,-диде һәм көрәшчеләргә уңышлар теләде.
Аннан билбау көрәше буенча Татарстан федерациясенең башкаручы директоры Хәбир Хәбибуллин сүз алды.
-Хөрмәтле спортчылар һәм көрәш яратучы дуслар! Мин сезгә татарча көрәш буенча республика федерациясе президенты, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов исеменнән кайнар сәламнәр ирештерәм,-диде ул. -Татарстан уллары билбау көрәше буенча дөньяга таныла. Ә бүгенге ярышта катнашучы малайлар һәм кызлар киләчәктә республика данын яклаячак спорт осталарына әверелер. Мин Әлки җиреннән дә шундый батыр көрәшчеләр чыгасына ышанам. Биредә бик кунакчыл халык яши. Без алга таба да республика ярышларын үткәрү өчен Әлки җирен сайларбыз әле.
Тантанада яшь көрәшчеләрне сәламләп "Кызыл Шәрык-Агро"ның Үзәк Әлки филиалы җитәкчесе Рафаэль Гыйльметдинов та чыгыш ясады.
-Инвесторыбыз Айрат Хәйруллин спортка, яшьләр ялын кызыклы һәм файдалы үткәрүгә беркайчан акчасын кызганмый. Ул үзе дә ат спорты, бокс белән актив шөгыльләнә. "Кызыл Шәрык-Агро" призларына үткәрелүче бу ярышта яңа батырлар исемнәре ачыкланасына иманым камил, диде Рафаэль Имамович.
Менә тавыш көчәйткеч аша баш хөкемдарның "ярышларны башларга!" дигән командасы яңгырады. Өч келәмдә берьюлы бил алышу башланды.
Билбау спорты татар көрәшеннән берникадәр аерыла. Биредә сөлгеләр спортчыларның биленә бәйләнә. Көндәшләр бер-берсенең сөлгесен кулга алгач, хөкемдар көрәшне башларга дип сыбызгысын сызгырта. Көрәшчеләр бер-берсен егар өчен төрле алымнар куллана башлый. Бер таләп бар - көндәшләр сөлгедән кулларын ычкындырырга тиеш түгелләр. Җиңү көндәшен сыртына еккан спортчыга бирелә. Балалар арасында көрәш өч минутка кадәр дәвам итә. Хәер, алышны секундлар да хәл итәргә мөмкин.
Иң яшь, иң кечкенә авырлыкта Базарлы Матактан 11 яшьлек Альберт Рәхмәтуллин чыгыш ясады. Ул 28 килограмм үлчәмдә келәмгә чыккан барлык көндәшләреннән өстенлеген исбатлады. Альберт шулай итеп җиңүчеләр пьедесталының иң югары баскычына күтәрелде. Буа, Кукмара районнары малайлары икенче-өченче урыннарга лаек булдылар.
Алга китеп булса да шуны әйтик - Илдар Әхмәров тренерлыгында шөгыльләнүче Альберт Рәхмәтуллин әлеге көрәш бәйгесендә иң оста бил алышкан, матур техник алымнар файдаланган спортчы буларак та аерым бүләкләнде.
Әлки командасыннан Раил Шиһапов, Адель Хөсәенов, Фәнзил Мисалов, Илназ Хәмидуллин, Владислав Иванов, Инсаф Низамов үз үлчәмнәрендә беренче урын алып күп санлы җанатарларны сөендерделәр. Алмаз Хәйруллин, Никита Хәйруллин, Рәим Сабиров, Николай Захаров, Фәнил Низамиев, Данил Зәйнуллин икенче урынга лаек булдылар. Өченче призлы урынны алган Рүзәл Гайнетдинов, Азат Задаев, Антон Волков, Илья Кудосов, Гөлинә Низамова, Лариса Ирдинкина, Сиринә Гыйльметдинова, Гөлзар Талалаева, Чулпан Сафина, Гөлшат Дәүләтшина, Константин Рыжков, Азат Таҗиев, Нияз Сафин, Риназ Мәхмүтов кебек егет-кызларыбыз уңышлары да бик сөендерә.
Әлеге спортчыларыбыз ике көн барган ирекле стиль һәм классик стиль көрәшләрендә Әлки командаларына беренче урыннарны яуларга нигез тудырдылар. Ирекле стильдә бездән соң - икенче урында Алексеевск, өченче - Түбән Кама командалары. Классик сильдә бездән соң - Лаеш (икенче) һәм Теләче (өченче) командалары.
Әлкилеләрнең шундый югарылыкта чыгыш ясавы тренерларының осталыгыннан да килә. Тренерлар Рәмис Вафин, Илдар Әхмәров, Рәмзис Сәлахов, Илмир Хәйруллин, Фираяз Кәшапов тәрбияләгән спортчылар безне киләчәктә дә сөендерер әле.
Бәйгедә 22 район командасы катнашты, келәмдә 175 спортчы бил алышты. Ярышларны он-лайн режимда интернет аша да күзәтеп барырга мөмкин иде.
Әлки җирендә үткән билбау көрәше турнирында җиңү яулаган егет һәм кызлар Хәйруллин фондының акчалата бүләкләренә ия булдылар. Ә билбау көрәшенең республика федерациясе җиңүчеләргә кубоклар, диплом һәм медальләр тапшырды.
Республика федерациясе районыбыздагы әлеге турнирны югары дәрәҗәдә үтте дип бәяләде. Безнең оештыручыларга спортчыларны һәм тренерларны ике көн яшәтү, тукландыру, ярышырга тиешле шартлар тудыру өчен бик нык тырышырга туры килде, билгеле. Бу Айтуган Вафин җитәкчелегендәге "Алинә" спорт залы хезмәткәрләренең, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләренең аңлашып эшләве нәтиҗәсе дә. Без үзебезне мондый югарылыкта спорт ярышлары үткәрергә сәләтле итеп таныттык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев