Мәктәп сөт сата
Хлебодаровка урта мәктәбенең ярдәмче хуҗалыгыннан ай саен 14-16 мең сумлык сөт саталар. Биредә өч савым сыеры, үгез, ике бозау асрала. 15 оя умарталары, 50 тавыклары, 80 үрдәкләре бар. Мәктәпнең бакчасы да бик зур. 3 гектарда бәрәңге, 50 сутый суган, 2 мең төпкә якын кәбестә, 800 төп помидор, әллә никадәр кишер,...
Хлебодаровка урта мәктәбенең ярдәмче хуҗалыгыннан ай саен 14-16 мең сумлык сөт саталар.
Биредә өч савым сыеры, үгез, ике бозау асрала. 15 оя умарталары, 50 тавыклары, 80 үрдәкләре бар. Мәктәпнең бакчасы да бик зур. 3 гектарда бәрәңге, 50 сутый суган, 2 мең төпкә якын кәбестә, 800 төп помидор, әллә никадәр кишер, кызыл чөгендер, кыяр үстерәләр. Йомырка сатып та акча эшлиләр. "Җитәрлек хезмәт куйсаң, көчеңне һәм вакытыңны кызганмасаң, мул уңыш һәм зур табыш алырга була",- ди мәктәп директоры Анна Локтева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев