Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Православие кыйммәтләрен саклау турында сөйләштеләр

13 майда Казанда үткән православныйлар җәмәгатьчелеге җыенында район башлыгы Фердинат Дәүләтшин, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Мария Платонова, протоиерей Андрей Зиньков, Түбән Колчуринодан игумен Моисей Кайтуров, Түбән Кәчидән иеромонах Исидор Логинов, Хузангайдан рухани Андрей Матвеев катнашты. Җыенда республикабызда дәүләт һәм конфессияләр арасындагы мөнәсәбәтләрне камилләштерү, православие традицияләрен ныгыту,...

13 майда Казанда үткән православныйлар җәмәгатьчелеге җыенында район башлыгы Фердинат Дәүләтшин, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Мария Платонова, протоиерей Андрей Зиньков, Түбән Колчуринодан игумен Моисей Кайтуров, Түбән Кәчидән иеромонах Исидор Логинов, Хузангайдан рухани Андрей Матвеев катнашты.

Җыенда республикабызда дәүләт һәм конфессияләр арасындагы мөнәсәбәтләрне камилләштерү, православие традицияләрен ныгыту, мәдәниятен саклау һәм үстерү, рухи кыйммәтләрне кайтару кебек мөһим мәсьәләләр каралды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау турында ассызыклап әйтте, ул Казан руханилар семинариясенә спорт залы төзү өчен 30 миллион сумлык сертификат тапшырды. Ул мондый җыенны ел саен үткәрергә дигән тәкъдим ясады. Ә җыенга барыр алдыннан православие руханилары район башлыгы Фердинат Дәүләтшин белән очрашып сөйләштеләр.

фото 1001tema.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев