Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки район башлыгы Александр Никошин махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләрендә булды

“Бердәм Россия” партиясенең Әлки җирлеге бүлеге секретаре, район башлыгы Александр Никошин махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләрендә булды.

красильниковаБеренче булып ул Вера Васильевна Красильникова белән очрашты, махсус хәрби операциядә аның улы Антон катнаша.  Очрашу вакытында ана улының даими рәвештә элемтәгә чыгуы, хәзер аларның барысы да тәртиптә булуы, бар кирәкле әйберләр белән дә тәэмин ителүләрен әйтүе турында сөйләде. Бу көннәрдә Вера Васильевнаның ире Владимир да килешү нигезендә махсус хәрби операциягә китте.

Аннары район башлыгы бүгенге көндә махсус хәрби операциядә ире катнашкан Анна Владимировна Миронованың хәлен белде. Анна да иренең бүгенге көндә исән-сау хезмәт итүе, мөмкинлек туганда, элемтәгә чыгуы турында әйтте. 

миронова

Александр Федорович әлеге гаиләләрдән нинди ярдәмгә ихтыяҗлары булуы һәм борчыган сораулары турында кызыксынды. Шулай ук аларга партиянең җирле бүлеге әзерләгән бүләкләрне дә тапшырды. 

Күпчелек гаиләләргә хәрби хәрәкәтләр барган урынга якыныңны озатырга туры килү көтелмәгән хәл булуы, йорттан берьюлы ике ир-ат чыгып китүгә карамастан, алар үзләрен нык тота. “Ил кызыксынуын яклауда катнашу ул –  чын ир-егет кылырга тиеш гамәл”, – ди алар, горурланып. 

Өлешчә мобилизация кысасында хәрби хезмәткә алынган ир-егетләрнең туганнары дәүләт тарафыннан каралган бар ярдәмне дә алырга тиешләр.  “Безнең бурыч – ярдәм кирәк булучыларга: мобилизацияләнүчеләрнең үзләренә, аларның якын туганнарына, балаларына булышу”, – дип билгеләп үтте Александр Федорович.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев