Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: мунча себеркесез булмый ул

Питрауга, ягъни 12 июльгә кадәр һәм аннан соң бер атна – мунча себеркесе әзерли торган вакыт. Моңа кадәр үләннәрнең шифасы – яфракта, ә аннан соң тамырда була диләр.

Шуны истә тотып, күпләр кышлыкка әзерлек күргәндер. Хезмәттәшебез Базарлы Матакта яшәүче Рәшидә Гатина да ире Әхәт абый белән кыш буена мунча керергә җитәрлек каен себеркесен әзерләп куйганнар. Чөнки алар да, бик күпләр кебек, мунча булгач, анда, һичшиксез, себерке дә куелырга тиеш дип саныйлар. 
–    Себеркене ел да ясыйбыз һәм без аны ике тапкыр әзерлибез. Һичшиксез, май себеркесе дә була безнең. Ул башка төрле, аның яфраклары ефәктәй шома, йомшак. Ә кышлык өчен чын себеркене бәйләү өчен, урманга ирем белән июнь ахырындарак юл тотабыз. Ул алып кайту өчен ботакларны кисеп әзерләсә, мин якын-тирәдә үскән сары мәтрүшкә, ак әрем җыям, – ди Рәшидә апа. 
Сары мәтрүшкәне дару буларак төнәтмә итеп эчү өчен файдалансалар, әремне себеркене бәйләгәндә кулланалар икән. Эсседә әремнең үзенә күрә булган хуш исе бар тирәлеккә тарала. Димәк, мунчаны сафландыра, тән тиресен чистарту – андагы ялкынсынуларны бетерү үзлеге дә бар. Рәшидә апа да мунчада каен себеркесе куллануның файдасы зур булуына ышана. 
–     Мин үзем чабынмыйм. Әмма кайнар суда пешекләнгән себеркене кулга алып, аның хуш исен суларга яратам. Аннан бүленгән эфир майларының тын юлларына яхшы йогынты ясавын беләм, буыннар өчен дә файдалы, кәефне дә күтәрә, – ди хезмәттәшебез.
Мунча керер алдыннан Әхәт абый исә каен себеркесен үзе пешекләп куя икән. Башта ул аны – салкын, ә аннары кайнар суга сала. Яфраклары коелмасын өчен, шулай эшләү зарур, ди. Эссе мунчада рәхәтләнеп себерке белән чабынып керергә яратканга, аны әзерләүнең тәртибен дә яхшы белә. Уллары Зөлфәт белән Илнур да, хәтта оныклары да дәү әтиләреннән калышмый икән.
–     Улларыбыз да, киленнәр дә, хәтта оныклар да мунчаны каен себеркесе белән чабынып керергә ярата. 8-11 яшьләрендә генә булуларына карамастан, оныкларым Ризат, Булат та мунча тәмен белә. Эсседән кызарып-пешеп чыгалар, – ди әңгәмәдәшем.
Гаилә исә якыннарының мунчада чабынып керүенә шат кына. Себеркене алар җитәрлек хәзерли бит – быел да 25 пар бәйләп куйган. Кыш айларына җитәчәк ул, ә язга чыктыкмы – май  аенда аның яңасын кабат бәйләргә була...
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев