Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: су керүчеләр, үзегезне саклагыз!

Җәй аенда иң яхшы ял ул – суда йөзү. Ул күңелгә рәхәтлек бирә, файдалы да.

Кызганыч, әмма судагы ял вакытында бәхетсезлек очраклары да була. Ул йөзә белмәү һәм суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәмәү, тыелган урыннарда су керү сәбәпле килеп чыга. Исегездән чыгармагыз: төзекләндерелгән, куркыныч урыннары махсус билгеләр белән күрсәтелгән урыннарда гына коенырга кирәк. Таныш булмаган елга-күлдә суга баш белән чумарга ярамый, чөнки төбенә баш белән бәрелү сәбәпле, үзеңне имгәтергә, һушыңны югалтырга мөмкинсең. 
Коенганда, түбәндәге кагыйдәләрне үтәү зарур:
-    рөхсәт ителгән урыннарда гына коенырга. Агым үзе белән алып китсә, карышмагыз, югыйсә ярга килеп җиткәнче, хәлдән таярга мөмкинсез;
-    суда хәлсезләнсәгез, куркуга бирелмәгез, тыныч сулыш алырга тырышыгыз. Ял итү өчен, аркагызга ятыгыз һәм аякны әкрен генә хәрәкәтләндереп йөзегез. 
Суда озак вакыт булмагыз, ул өшүгә, көзән җыеруларга китерә. 
Әгәр дә кешенең суда батуын күрсәгез, аны тиз арада коткарырга тырышыгыз, чөнки үлем өчен 4-6 минут вакыт кирәк. Суда батучыга арттан йөзеп килеп, култык астыннан тотыгыз, йөзе белән өскә каратыгыз һәм аның белән бергә ярга таба йөзегез. 
–    Суда батучының тиресе агарып яисә зәңгәрләнеп китәргә мөмкин. Агарган икән, димәк, үпкәләрдә әле су юк, ә зәңгәрләнсә, авыз һәм борыннан күбекле сыекча да килә. 
Ярга чыккач, тиз арада беренче ярдәм күрсәтү зарур:
–    Суда батучының кулъяулык белән авыз һәм бугазын лайла һәм комнан чистартыгыз.
–    Аның сулыш юлларыннан суны чыгарыгыз: зыян күрүчене башы аска салынып төшәрлек итеп тезегезгә корсагы белән яткызыгыз һәм берничә тапкыр аркасына кул белән баскалагыз.
–    Батучыны йөзе белән өскә каратыгыз һәм “авыздан авызга” юлы белән ясалма сулыш алдырыгыз һәм йөрәккә ябык массаж ясагыз (күкрәк читлегенә 4-5 тапкыр баскач, 1-2 тапкыр ясалма сулыш алдырыгыз).
–    Зыян күрүченең киемнәрен салдырыгыз, аның тиресен нинди дә булса коры кием белән ышкыгыз. Ярдәм күрсәтелгән кешене хастаханәгә илтегез. 
Суда коенучы һәр кеше кагыйдәләрне үтәргә бурычлы. 
Венера Садыйкова, 
авыруларны кисәтү буенча шәфкать туташы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев