Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Әлки районында өмәләр үтте

Чисталык ул – матурлык та, әйбәт кәеф тә, сәламәтлек нигезе дә. 1 апрельдән Респуюбликада санитар-экологик икеайлыгы башланды.

  Икеайның төп максаты – урам-тыкрыкларны, паркларны, су буйларын чүп-сардан арындыру, кышкы чорда хасил булган чүплекләрне юк итү. 
Районыбызда 1 апрельдә гомуми өмә үтте. Бик күп оешма, учреждение, предприятие вәкилләре бу көнне үзләренең территорияләрен  җыештырдылар. Агарту, буяу эшләре  башкарылды. 


Район үзәгендә мәдәният бүлеге хезмәткәрләре күп санлы коллективлары белән өмәдә катнаштылар. Шулай ук район администраөиясе, башкарма комитеты, аларның структура подразделениеләре хезмәт  бәйрәмендә актив булдылар.  Алар бакчалардагы яфракларны җыештырып, агачларны. Тротуар кырыйларын агартып бар җиргә  чисталык иңдерделәр.


Базарлы Матак башкарма комитеты җитәкчесе Фаяз Фәттахов  әйтүенә караганда, өмә көнне мәктәп, Нәби Дәүли  исемендәге гимназия, барлык балалар бакчалары, үзәк хастаханә коллективлары, зур хезмәт башкарганнар.
Өмәләр хәзер һәр атнада чәршәмбе,  шимбә көннәрендә узып торачак.


Санитар-экологик икеайлыгы чорында чистартулардан тыш, төзекләндерү, буяу, агач, чәчәкләр утырту эшләре башкарылачак. 
Һәр авылның йөзен аның урамнары бизи. Шуңа да халык та бу эштә актив булыр – өй тирәләрен, урам-тыкрыкларын җыештырыр дип ышанабыз. Әле алга таба иң төзек, ямьле өйләр буенча конкурслар да игълан ителер. Аның җиңүчеләре Сабантуйлары, башка күп халык катнашында уза торган чараларда аталыр.


Төзек, чиста, ямьле яшәү әлкилеләр өчен тормыш тәртибенә әйләнеп бара. Бу  күркәм эштән бер кем дә читтә калмасын иде.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев