Әлки районыннан мобилизацияләнүче егетләргә, аларның гаиләләренә гуманитар ярдәм җыю дәвам итә
Яңалыклар

Әлки районыннан мобилизацияләнүче егетләргә, аларның гаиләләренә гуманитар ярдәм җыю дәвам итә

Районнан мобилизацияләнүче егетләргә, аларның гаиләләренә гуманитар ярдәм җыю дәвам итә.

 
Базарлы Матакта ярдәм җыю пункты эшли: район үзәк китапханәсендә (Ленин урамы, 3нче йорт). Бирегә сез фронттагы егетләребез өчен озак саклана торган азык-төлек, җылы киемнәр, көндәлек тормышта кирәкле башка нәрсәләрне китерә аласыз. Шулай ук мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә ярдәм тапшырырга мөмкин. 
Акчалата ярдәм дә биредә туплана яисә аны “Әлки” фондына күчерергә мөмкин (фонд бухгалтеры телефоны: 2-10-17). Кирәк-яракны авыл җирлекләре башлыкларына тапшырырга да була. Сораулар белән 89274632009 (Мария Платонова) һәм 20-8-90 (район социаль яклау бүлеге) телефоннарына шалтыратырга мөмкин.


Нет комментариев