Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Әлки хәбәрләре» газетасына язылучылар арасында призлар уйнатыла

“Әлки хәбәрләре” район газетасы редакциясе берничә ел дәвамында үз укучылары арасында призлар уйнатып килә. Газетага язылу кампаниясе төгәлләнгәч, ышанычлы комиссия төзеп, гадел уен уйнатылу юлы белән бүләк ияләре ачыклана.

Гадәттә, призлар уйнатуны социаль челтәрләр аша турыдан-туры эфирда башкарабыз.

2024 елның икенче яртыеллыгына язылучылар арасында да призлар уйнатырга булдык. Әлеге лотерея  уенында катнашу өчен, “Әлки хәбәрләре” район газетасына 6 айга язылу сорала һәм квитанциянең күчермәсен редакциягә юлларга кирәк. Аны безгә редакция ватсабы аша ( 89 39 360 78 02) җибәрергә мөмкин.

Халык әлеге призлар уйнатуда яратып катнаша, аны көтеп ала. Бүләк отучылар арасында өчәр тапкыр бәхетлеләр исемлегенә эләгүчеләр дә бар. Дөрес, әллә ничә тапкыр катнашып та, бүләк отмаучылар да күп. Газетага язылып, бүләккә ия булмасагыз да, ярты ел дәвамында  район халкына, тормышына, вакыйгаларына багышлап чыгарылган газета өегезгә килеп торыр. Димәк, сез дә отышта каласыз дигән сүз бу.

Редакция лотерея уйнату өчен бүләкләр сайлаганда аларның өй, йорт, бакча эшләре өчен файдалы булуына игътибар итәргә тырыша. Ә инде ул бүләкләрне сатып алуда безгә иганәчеләр ярдәм итә. 

2024 елның икенче яртыеллыгы өчен бүләкләр сатып алуда безгә Чаллы Гальваника заводы матди ярдәм күрсәтте. Әлеге завод 15 ел дәвамында металл эшләнмәләрен оцинковкалый. Ул – Россиядәге шундый иң эре предприятиеләрнең берсе. Заводны оештыручы һәм уңышлы эшләтеп җибәрүче  – Карамалы авылында туып үскән Илдар Гәрәев. Соңрак Илдар әфәнде җитәкче урынын улы Рөстәм Гәрәвекә тапшырган. 

Без Рөстәм Илдарович белән былтыр Яр Чаллыды узган якташлар очрашуында танышкан идек.  Гәрәевлар гаиләсе турында җылы сүзләрне дә без шунда күп ишеттек. Алар районыбыздан киткән махсус хәрби операциядә катнашучыларга да байтак ярдәм иткәннәр икән. 

Газета укучыларына призлар сатып алуда ярдәмнәрен дә алар бик теләп күрсәттеләр.

Кыскасы, 2024 елның икенче яртыеллыгына язылган укучыларны якташыбыз Рөстәм Гәрәев сөендерәчәк.
Газеталарга язылуның берсе төгәлләнүгә, икенчесе башланып та китә. Моннан соңгы яртыеллыкка безгә бүләкләр сатып алу өчен якташыбыз Фоат Вәлиев ярдәм итте. Без ТР Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәли улының игелекле гамәлләре хакында газетада еш язып чыгабыз. Инде ул безнең газета укучыларны да күркәм призлары белән сөендерәчәк.
“Әлки хәбәрләре” газетасы редакциясенә  төрле елларда лотерея уйнату өчен бүләкләр  сатып алуда бертуган эшмәкәрләр Дамир һәм Альберт Шәйхетдиновлар, эшмәкәрләр Айрат Гатауллин, Рәис Хәйруллин, Әсхәт Сәмигуллин, Татарстан Республикасы “Челтәр компаниясе” җәмгыяте җитәкчесе урынбасары Азат Мәҗитов булышлыгы белән Бөгелмә “Электронефтегаз” җитәкчесе Зәкәрия Каюмов ярдәм итте.

Цифрлы заманда яшибез. Мәгълүмат алу мөмкинлекләре хәйран күп хәзер. Шулай да кәгазьгә  басылган “Әлки хәбәрләре” газетасын укуны  хуп күрүче укучыларыбыз  күп әле. Без газета тиражы буенча республикада иң алдынгы районнар исемлегендә (мең кеше санына бүлеп исәпләгәндә). Алга таба да безнең журналистлар  “Әлки хәбәрләре” сезнең дустыгыз, киңәшчегез булып калсын өчен тырышып хезмәт куяр. 

Газетаның бу санында сез 2024 елның икенче яртыеллыгы призлары белән танышып, “Әлки хәбәрләре”нә язылып, квитанция күчермәсен безгә юлларсыз дип ышанып калабыз. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев