Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Әлки хәбәрләре” газетасына ташламалы бәядән язылып була

Узган санда “Әлки хәбәрләре”нең 2024 елның 2 нче яртыеллыгына язылу кампаниясе башлануы турында хәбәр иткән идек.

Ә хәзер менә тагын бер сөенечле яңалык: 8-18 апрельдә “Абунә ункөнлеге” үтә. Ул исә бу вакыт аралыгында ташламалы бәядән язылып булуын аңлата. Мәсәлән, гадәти көннәрдә газетабызга язылу бәясе 861, 48 сум булса, бу ун көндә ул 802, 50 тиен тәшкил итәчәк. Аерма күп булмаса да, барыбер бар. Акчаны сакчыл тотканда гына, бераз янга калдырып буладыр. Шуңа да мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз, “Әлки хәбәрләре”нә нәкъ менә шул ункөнлектә язылыгыз. Газетабыз алга таба да  ял вакытыгызны төрлеләндерергә ярдәм итәр. 
Һәрвакыт безнең белән булган абунәчеләребез дә шул фикердә. 
–    1985 елдан бирле газетаны алдырам. Беренче соңгы битне карыйм. Кемнең туган көне, кем вафат булган  – район кешеләрен яхшы белгәч, безне шул да кызыксындыра бит. Мин үзем спорт мәктәбендә директор урынбасары булып эшлим. Шуңа да газетадагы спортчылар, аларның җиңүләре турында мәгълүматка да шундук күз төшә. Газетага исә ешрак ункөнлектә язылырга тырышам.  Бер-ике ипилек булса да, акча янга кала бит. Быел да менә шул хакта белдерү бирелүен көтәм, – ди Базарлы Матакта яшәүче Рәмзия Сәгъдиева. 
–    “Әлки хәбәрләре”н 30 елдан артык укыйм. Аңа язылмыйча калуны күз алдына да китермим. Ункөнлектә язылсаң, азмы-күпме акчаң янга кала. Мин үзем хезмәт еллары җитү белән лаеклы ялда, әмма авылыбызның фельдшер-акушерлык пунктында эшләвемне дәвам итәм. Газетаны укып барам. Авыл, күп еллар хезмәт куйган кешеләр турындагы язмалар кызыклы. Районда нәрсәләр була, барысын да белеп торасыбыз килә. Белдерүләр дә безгә кирәк була. 10 нчы сыйныфта укучы кызым Мария дә газетаны караштырырга ярата. Үзенең дә язма юллап, аның басылып чыкканы бар, – ди Югары Кәчидә яшәүче Вера Толстова. 
–    Мин мәктәптә, башлангыч сыйныфларны укытам. Шуңа да газета өстәлдә булырга тиеш, дип уйлыйм. Газетага ташламалы язылу вакытын көтмәсәм дә, еш кына язылуым шул ункөнлеккә туры килә. “Әлки хәбәрләре”н гаилә белән укыйбыз. Мин үзем аның белән танышуны соңгы битеннән башлыйм. Укытучы булгач, миңа аеруча төрле бәйгеләрдә урыннар алган укучылар, мәктәпләр турында белү кызыклы. Олы кешеләр, аларның язмышлары турындагы язмаларны укырга яратам. Без хәзер яңалыклар белән интернет челтәрендә үк таныша башлыйбыз. Әмма кайчакта күрми каласың, шул вакытта: “Соңыннан газетадан укырмын әле”, – дип уйлыйм. Аннары газетаны кулга алып уку үзе үк күңелле. Үзебездә үк телефон тотып утыру начар дигәнрәк фикер бар, ә менә газета укысаң, аң-белем җыясың булып чыга. Гаиләдә без бишәү. Мәрхүм каенатам да газетаны бик яратып укый иде. Килгән һәрбер санга олы яшьтәге каенанам, ирем дә күз салмый калмый. Әле 6 нчы сыйныфта укучы улым да караштыра башлады, – ди Түбән Әлкидә яшәүче Рузилә Хәлиуллина.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев