Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Әлки хәбәрләре” язылучылар арасында лотерея уйнатты

Газетабызны яратып укучыларга – бүләкләр!

23 гыйнварда “Әлки хәбәрләре”нең 2024 елның беренче яртыеллыгына язылучылар арасында лотерея уйнатылды. Һәм менә, ниһаять, редакция әзерләгән бүләкләргә ия булучы бәхетлеләр ачыкланды.

Уенда катнашу өчен, квитанция күчермәләрен редакциягә юллау соралды. Мондый мөмкинлек 2023 елның 1 сентябреннән 2024 елның 15 гыйнварына кадәр бирелде. Нәтиҗәдә, лотереяда 168 абунәче катнашты.

Без бәйсез эксперт буларак, без редакциягә Роза Барый кызы Шәйхетдинованы чакырдык. Ул – өлешчә мобилизациягә эләгеп, махсус хәрби операциядә беренче көннәрдән үк катнашучы Руслан Шәйхетдиновның әнисе. Күп тапкыр батырлыклар кылган, хәзер өлкән лейтенант дәрәҗәсендә булган Руслан Ринат улы турында без берничә тапкыр яздык. Аның кыюлыгы хакында декабрь аенда 1 нче каналның хәбәрләр чыгарылышыннан да сөйләнелде. Ул вакытта аның үз бүлекчәсендәге сугышчылар белән дошманның 11 һөҗүменә каршы торуы турында әйтелде. Нәтиҗәдә, безнең мотоукчылар бистәне саклап калды, зур югалтуларга дучар булган дошман кире чигенде. Шундый ватанпәрвәр, тәвәккәл, кыю ул үстергән ана – Роза Барый кызы үзе бүген лаеклы ялда. Ул безгә үзенең чын хуҗабикә булуын, гаиләнең  бергә җыелган чакларын, шундый вакытларда якын кешеләрен камыр ризыклары пешереп сыйларга яратуы турында сөйләде. 

–    Үсеп, үз юлларыннан атлаган балалар өйдә җыела икән, ана өчен зур бәхет. Бу көннәрдә шатлыгыбыз зур – Руслан вакытлыча ялга кайтты әле. Икенче улым Рөстәм дә гаиләсе белән кунак була икән, үзләрен яңа пешкән тәм-том белән сыйларга тырышам. Җәй көннәрендә исә минем өчен ял урыны ул – бакча. Барысын да: чәчәген дә, яшелчәсен дә, агачларын да үстерәм. Күңел тынычлыгы гына булсын. Шуңа да хәрби хәрәкәтләр тукталсын, солдатлар махсус хәрби операция алып барылган урыннардан гаиләләренә әйләнеп кайтсыннар иде, дип телим,  – диде ул, уен башланыр алдыннан безгә.

Аннары ул лотореяда катнашучы уенчыларның исем-фамилияләре язылган кәгазьләрне берәм-берәм алып бирде һәм шулай җиңүчеләребез ачыкланды. Иң беренче “Василиса” миксеры уйнатылды. Аны Марат Рәшит улы Әгъзәмов (Апак авылы) отты. “Делта” утюгы –  Юрий Гордеевка (Сиктермә авылы), таба Людмила Яганевага (Иске Кората), тимер термос – Харис Хисмәтовка (Карга авылы) чыкты. Чәй сервизының хуҗасы исә Елена Рыжкова (Түбән Колчурино авылы) булуы ачыкланды. Кружка – Алена Миндрюковага (Югары Кәчи авылы), балта – Алсу Камалиевага (Татар Борнае), почта тартмасы Гөлфизә Әхмәтҗановага (Татар Чиябашы) биреләчәк. Төп приз исә – күпфункцияле электр иттарткычы иде. Аның хуҗасы Виктор Волостнов (Югары Матак) булды. “Әлки хәбәрләре”н яратып укучы әлеге абунәчеләребезне чын күңелебездән котлыйбыз. Әле күп еллар газетабызның аерылгысыз юлдашы булырсыз, дип өметләнәбез. 
Без шулай ук абунәчеләребезне сөендерергә ярдәм иткәннәре өчен, акция иганәчеләренә – якташыбыз, ТРның “Челтәр компаниясе” җәмгыяте генераль директоры урынбасары Азат Мәҗитовка һәм Бөгелмәдәге “Электронефтегаз” җәмгыяте генераль директоры Зәкәрия Каюмовка рәхмәтебезне белдерәбез.  

Бәхетлеләрне исә, бүләкләрен алу өчен, иртәнге сәгать 8.00 дән 16.00 гә кадәр “Әлки хәбәрләре” газетасы редакциясенә килүләрен көтеп калабыз. Адресыбыз: Базарлы Матак авылы, Ленин урамы, 1 нче йорт.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев