Әлкиле, штрафын вакытында түләмәү сәбәпле, тагын штрафка тартылган
Районыбызда яшәүче бер хатын-кыз, штрафын вакытында түләмәү сәбәпле, тагын да күбрәк акчасын дәүләт файдасына бирергә мәҗбүр булачак.
2024 елда ул, иминият түләүләре турындагы канунны бозганы өчен, РФ Административ хокук бозулар кодексының 15.33 нче маддәсе, 2 нче бүлеге буенча җаваплылыкка тартыла. Штраф күләме Россия Федерациясе Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге файдасына 300 сум тәшкил итә. Әмма хатын-кыз штрафны вакытында түләми.
Нәтиҗәдә, мәхкәмә приставларының Әлки районы бүлеге хезмәткәрләре хөкем карарын үтәтү эшен башлый. Мәхкәмә, беркетмәне тикшереп, РФ административ хокук бозулар кодексының 20.25 нче маддәсен (“Административ җәзаны үтәмәү”) куллана. Аның нигезендә түләнергә тиешле акча – 1000 сум дип, ягъни штрафның беренчел күләменнән өч тапкыр артыграк билгеләнә.
Мәхкәмә приставларының федераль хезмәте шуны искә төшерә:
– түләнмәгән штрафлар бармы-юкмы икәнлеген https://r16.fssp.gov.ru/ сайтыннан яисә Дәүләт хезмәтләре порталыннан даими тикшерегез.
Канун таләпләрен вакытында үтәгез – кире очракта ул бурычның кыйммәтләнүенә һәм яңа түләүләр билгенүгә китерә.
Россия мәхкәмә приставларының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсенең матбугат хезмәте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев