Алмаз Хәмитов 8 Март белән кайнар котлый
Яңалыклар

Алмаз Хәмитов 8 Март белән кайнар котлый

Кадерле хезмәттәшләребез һәм сөйкемле хатын-кызларыбыз!

Сезне чын күңелдән хатын-кызлар бәйрәме – 8 Март белән кайнар котлыйбыз һәм иң ихлас теләкләребезне ирештерәбез. Яз кояшының җылы, якты нурлары өегезне тагын да ямьләндерсен, гаиләләрегездә шатлык, тынычлык, муллык хөкем сөрсен. Һәрвакыт сау-сәламәт һәм сөекле булыгыз. Якыннарыгызның ихтирамын, яратуын тоеп яшәгез, яз бәйрәме белән сезне, гүзәл затларыбыз!
Олы хөрмәт белән район халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Алмаз Хәмитов.


Нет комментариев