Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алпар урта гомумбелем бирү мәктәбенең барлык укучылары Казан шәһәренә экскурсиягә барды

Декабрь ахырында Алпар урта гомумбелем бирү мәктәбенең барлык укучылары Казан шәһәренә экскурсиягә барды.

Шәһәрнең тарихи урыннарында булу, аның Яңа елга бизәлүен күрү – үзе бер истәлекле вакыйга. Алда әле тагын сөенечләр көткән икән. Балаларны “MazaPark” күңел ачу үзәгендә дә ял иттерделәр. Аннары укучыларны 2нче пассажир автотранспорт предприятиесен ашханәсендә кайнар ризыклар белән сыйладылар. Укучылар өчен шундый зур бүләк ясаучы кеше ул – әлеге предприятие җитәкчесе, якташыбыз Альберт Әхәт улы Мөхәммәтшин.  Бу вакыйгалар, билгеле, балалар күңелендә матур хатирәләр булып озак еллар сакланыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев