Базарлы Матакта яшәүче Александр Толстов бәйрәм алдыннан кардан могҗиза-сыннары ясаган
Талантны берни белән дә юкка чыгарып булмый. Синең яшәү рәвешеңә, белемеңә, кылган гамәлләреңә дә карап тормый ул: бар икән бар. Гомере буе тракторда эшләгән, буш вакытларында аучылык белән шөгыльләнергә яраткан, тимер һәм агачтан әллә нинди могҗизалар тудыра алган Александр Толстов – гомумән, тик тора белми торган кеше.
65 яшьлек райондашыбыз Базарлы Матакның Крайнов урамы 95 нче йортта хатыны Лидия белән яши. Бәйрәм алдыннан могҗиза-сыннарны ул кардан ясаган. Нинди генә геройлар юк анда!?
– Бу эшне мин кечкенәдән яратам. Нәрсә күзаллыйм, шуны ясыйм. Әле менә карым бетеп китте. Явуга, тагын бер сын булачак. Әле боларына да, җиткерә алмагач, күршедән “урладым”,–ди ул, елмаеп.
– Һава торышы бозылып, эреп, буяулары агып бетсә нишлисез инде?–дим мин, төрле төсләрдә балкып утыручы бик матур сыннар арасында йөреп. Ә аның исе дә китми:
– Бернәрсәсе юк, яңаларны ясыйм, –ди.
– Ә өегезне, тирә-юньне шуның кадәр бизәр өчен, акча ничек җиткерәсез?–дим, кызыксынуым көчәя барып.
– Былтыр мин “Иң матур бизәлгән өйләр” бәйгесендә 1 урынны яуладым. Акчалата бүләк бирделәр. Менә шуның яртысына алынган утлар (гирлянда) болар,–дип аңлатты ул.
Әлеге талант иясе бик күңелле кеше булып чыкты. Һәр сорауга кызыклы, тапкыр җаваплары белән дә таң калдырды. Сыннарны бер тамчы су да кулланмыйча ясавын, бу шөгыльнең күңеленә ләззәт бирүен, ял көннәрендә оныклары белән мавыгуын–барын да бәйнә-бәйнә сөйләп бирде.
Иренмәгез, барып күрегез әле шул могҗизаны. Сусыз гына сез дә ясап карагыз, килеп чыгармы икән? Һәрнәрсәдә талант, сәләт кирәк шул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев