Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Базарлы Матактагы «Өмет” мәчете ифтар үткәрде

11 марттан мөселманнар Рамазан аена керде. Аллаһы Тәгалә белеп, белмичә кылган гөнахлардан сафлану өчен безгә Рамазан аен бүләк иткән.

Уразатотып, без иманыбызны, тәнебезне яңартабыз. Чистарынабыз, пакьланабыз, игелекле эшләр, гамәлләр кылабыз.
“Өмет” мәчете Рамазан аеының беренче көннән башлап ифтар ашлары – авыз ачтыру оештыра башлады. 12 мартта үткән  ифтарда район имам мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәлахиев та катнашты.

Ирек хәзрәт мәчеткә җыелган мөселманнарны (күрше авыллардан да кунаклар бар иде) җиһандагы бөек бай, айларның солтаны булган Рамазан ае белән котлады. 

Хәзрәт ифтар ашлары уздыруның бик күркәм һәм саваплы гамәл булуы турында сөйләде. Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер хадис-шәрифендә: “Кем дә кем ураза тотучыларга ифтар мәҗлесе үткәрә, ул ризыкландырып һәмма кешенең ураза савабы авыз ачтыручыга да языла”, – диелгән. 

Ирек хәзрәт  ураза тотуның әҗер-саваплары турында сөйләгәндә:

–    Рамазан аенда без ач торып кына уразалы булмыйбыз. Бу айда мөмкин кадәр игелекле гамәлләр кылырга, кайчандыр ачуланган кешеләр белән дуслашырга, тир-юньдәгеләргә кайгыртучанлык, әти-әниләргә, олылырга хөрмәт күрсәтергә кирәк. Шөкер, табыннарыбыз мул, ә шул ук вакытта ризыкка тилмерүчеләр бар. Аларны сыйлап, садака биреп куандырыйк, – диде имам хатыйп.
Хөрмә кабып, су эчеп авыз ачкач, күмәк  ахшам намазы укылды.  Аннан кунаклар мәчетнең ашханә итеп төзелгән өлешенә күчеп, мул табыннар артында, үзара аралашып сыйландылар.

Базарлы Матак авыл советы башкарма комитеты җитәкчесе Фаяз Фәттахов сүз алып:

–    Табын артында утырган һәркемне  Рамазан ае белән котлыйм.  Тоткан уразалар кабул булсын. “Өмет” мәчете яшьләренә ифтар мәҗлесләре оештырулары өчен олы рәхмәт, – диде.

Әлеге теләкләргә Карга авылыннан килгән өлкән яшьтәге Кадыр Зиннәтуллин да кушылды:

–    Бүген мәчеттә бик күркәм ифтар ашы оештырылган. Табын артында бик күп яшьләр, балалар утыра. Шунысы да сөендерә. Димәк, мәчетләребездән халык өзелмәс, динебез халык күңелендә мәҗге яшәр, –диде.

“Өмет” мәчете имамы Рамис хәзрәт Вафин:

–    Мәчеткә йөрүче яшь мөселманнар оештырган ифтар ашына килгәнегез өчен олуг рәхмәтләремне җиткерәм. Без бу мәҗлесләрне  алга таба да оештыруны дәвам итербез. Киләчәктә дә бергә-бергә шундый күркәм бәйрәмнәр  уздырырга насыйп булсын, – диде. 


Мәҗлестән соң читтән килгән кунакларның күбесе үз авыллары мәчетләренә тәравих намазлары укрыга дип ашыктылар. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев