Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Беренче сыйныфка баручы укучылар букчалы булды

Республика күләмендә ел саен “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” хәйрия акциясе үткәрелә. Шул уңайдан безнең районда да тантаналы төстә беренче сыйныф укучыларына букчалар тапшырылды.


Бәйрәмчә чара район мәдәният йортынды оештырылды. Залга җыелган балаларны район башлыгы Александр Никошин котлады. Ул хәзер яхшы ял итәргә һәм 1 сентябрьгә көч туплап килеп, тырышып, бары “бишле” билгеләренә генә укуны теләде. 

Мәктәп бусагасын беренче тапкыр быел 127 укучы атлап керәчәк. Аларга һәм 40 тан артык әзкеремле, социаль начар хәлдәге гаиләдән дип саналган  балаларга букчаларны райондагы бар оешма-учреждение коллективлары әзерләгән иде. Биредә шулай ук Хәйруллинның иганәчелек фондыннан да зур ярдәм күрсәтелгән. Әлеге фонд рәисе Ирина Волостнова шәхсән үзе дә, укучыларга котлау сүзләре җиткереп, букчалар тапшырды. 

Махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләр гаиләләрендә тәрбияләнүче балалар да игътибар үзәгендә. Шул уңайдан 44 балага спорт костюмнары бүләк ителде. Алар исә – “Алексеевскдорстрой” җәмгыяте бүләге. 

Тантанага чакырылган балалар өчен чын бәйрәм оештырылды. Алар өчен башта экраннан мультфильм күрсәтелсә, район мәдәният йорты хезмәткәрләре зур булмаган тамаша да әзерләгән иде. Шулай ук укучылар өчен фойеда тәм-том белән чәй эчү дә оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев