Гөлия Мисыргалиевага Рәхмәт хаты тапшырылды
ТР Финанс министрлыгы казначылык департаментының Әлки районы бүлегендә эшләүче Гөлия Мисыргалиева күптән түгел бүләкләнә.
Аңа Р.Р. Гайзәтуллин имзалаган Рәхмәт хаты тапшырыла. Анда исә “Сезгә Татарстан Республикасы финанс системасы үсешенә зур өлеш кертүегез һәм күп еллар нәтиҗәле эшләвегез өчен чын күңелемннән рәхмәтемне белдерәм” дигән юллар бар.
Гөлиягә Борһан кызына рәсми бүләкне 55 яшьлек юбилеен бүләк итү уңаеннан әлеге бүлекнең җитәкчесе Миләүшә Җәләлова тапшыра. Гөлия Мисыргалиева биредә бюджетны башкару бүлегендә әйдәп баручы-эксперт буларак эшли. Әлеге вазифаны биләвенә дә 20 ел булган инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев