Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яз һәм хезмәт көне белән!

Хөрмәтле әлкилеләр! Яз һәм хезмәт көне белән иң җылы котлауларымны кабул итеп алыгыз!


1 май ул – элеккечә хезмәт бәйрәме, үз гаиләсе иминлеге, районы, иле хакына хезмәт итүче кешегә карата хөрмәт билгесе булып кала. Хезмәт сөючәнлек, игелеклелек, үзара ярдәмчел булу - районның һәр кешесенә хас сыйфатлар. Бүген һәрберебезнең туган ягыбызны үстерү өчен куйган хезмәте нәтиҗәсендә районыбыз матурая, төзекләнә, яшеллеккә төренә. Әлкилеләр уртак максат өчен эшли белә, оста куллары белән безнең районны тагын да күркәм һәм яшәешне уңайлы итә. Җирлегебездәге горурлана торган барлык нәрсәләр ул – биредә яшәүчеләрнең хезмәт нәтиҗәләре.
Язның бу көннәрендә басу-кырларда, шәхси хуҗалыкларда тырыш хезмәт белән яңа уңышка нигез салына. Җиребезгә бәрәкәт иңсен, мул уңыш үстереп алырга язсын.
Сезгә чын күңелемнән ныклы сәламәтлек, бәйрәм кәефе, күңел күтәренкелеге телим. Һәрберегезнең шатлык, хөрмәт китерә торган кирәкле һәм кызыклы эше булсын, ә хезмәтегез һәрвакыт лаеклы бәяләнсен. Яз бәйрәме йортларыбызга бәрәкәт, гаиләләребезгә бәхет, илгә-көнгә иминлек алып килсен.


Александр Никошин, муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев