Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ирек хәзрәт Сәлахиев: “Ураза - ашамыйча тору гына түгел”

Рамазан аеның да яртысы узып бара. Адәм баласыннан зур ихтыяр көче, рух ныклыгы сорый торган айда районда күп кенә күмәкләп авыз ачтыру – ифтар ашлары үткәрелә.

Шундый ифтар ашы 1 апрельдә “Йолдызлык” кафесында узды. Аны оештыручылар – район  мөселман яшьләре. Узган ел да  яшьләр ураза аена керүгә шундый күмәкләп авыз ачтыруны үткәргәннәр  иде.
Ифтар мәҗлесендә йөзгә  якын мөселман  катнашты. Анда район мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәлахиев бик мәгънәле  вәгазь укыды. Хәзрәт мәҗлестә катнашучыларның күңелләрендә йөргән күп кенә сорауларга  ачыклык кертте.


–    Рамазан ае – мөселманнар өчен бик мәртәбәле ай. Без  аны куанып көтеп алабыз. Рамазан ае ул бер тәүлектә 15-16 сәгать ач тору гына түгел. Бу көннәрдә  Аллаһы Тәгаләнең  ризалыгы өчен мөмкин кадәр күбрәк изге гамәлләр, нәфел гыйбадәтләре кылыргатырышырга кирәк. Бу айда башкарылган  барлык яхшы эшләр 70 тапкырга арта һәм бернинди каршылыксыз күккә иңдерелә, – диде Ирек хәзрәт үз вәгазендә.


Ул шулай ук уразага керермен дә тулысынча тота алмам дип куркучыларга да җавабын әйтте:


–    Рамазан аеының  беренче өч көне – иң авыр көннәр. Без көнгә өч тапкыр ашап яшәгән вакытта, тәнебезне шуннан тоеп трырга тиешбез. Кеше шул өч көн уразасын тотса, аның тәне сәхәр ашап, авыч ачу режимына күнә. Уразаны ничә көн тотсаң да савабы үзең өчен. Аллаһы Тәгалә: “Адәм баласының һәр кылган гамәле үзе өчен булса, уразасы минем өчен һәм мин аның өчен бирермен”, – дигән. Без адәмнәр  барыбыз да бер төрлеләр – күп мөселманннар Рамазан аен көтеп ала, бер көнен дә калдырмый ураза тота, шул ук вакытта  икенче берәүләр курка, шикләнә. Кешедә ныклы  ният булса һәркем аны тота ала, – диде Ирек хәзрәт Сәлахиев.


Мөхтәсиб вәгазендә шулай ук гошел садакасы, аның күләмнәре турында, Ифтар уздыруның гаять олы савабы хакында, мохтаҗларга ярдәм итүнең нинди изге гамәл саналуын аңлатып, сөйләп узды.


Ифтар ашында район башлыгы  урынбасары Рәшит Билалов  катнашты.  Ул мәҗлестә утырган мөселманнарны Рамазан ае белән котлады. Әлеге ифтарны уздыручы яшь мөселман егетләргә ихлас рәхмәтләрен ирештерде.
–    Бүген без Ирек хәзрәт  Сәлахиевның нинди мәгънәле, эчтәлекле вәгазен йотылып тыңладык.  Олы рәхмәтләр аңа, – диде Рәшит Билалов.


Базарлы Матакта төзелүче “Өмет” мәчете имамы Рәмис хәзрәт Вафин:

–    Бүгенге мәҗлескә шулай күп итеп мөселман кардәшәребез җыелган – олы рәхмәт һәркайсыгызга. Без киләчәктә дә хәләл акчалар эшләп, малларыбызны  игелекле гамәлләргә юллап яшәсәк иде, – дигән теләген җиткерде ул.
Ифтар мәҗлесендә тагын күпләр мәгънәле чыгышлар ясадылар. 


Ифтарда Радик хәзрәт Абдуллин Коръән сүрәсе укыды. Азан яңгырап авыз ачканнан соң, бергәләп намазга бастылар. Аннан мул табыннар артында мөселманнар аралашып сыйланып утырдылар.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев