Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Юхмачы интернат-йортында яшәүчеләр Өлкәннәр көнен аеруча көтеп ала

Юхмачы интернат-йортында яшәүчеләр Өлкәннәр көнен аеруча көтеп ала. Бәйрәм булгач, кунаклар да күп, игътибар да зур була, күчтәнәчләр килә, концерт оештырыла.

Ә күңелдәге болытлар таралып, кояш чыксын, бар дөнья ямьле күренсен, яктырып китсен өчен, шуннан артыгы кирәкми дә.  
Гомер көзенә керүчеләргә багышланган декаданың беренче көнендә, бу йортның ишеген ачып кергәч, ыгы-зыгыны күреп тукталып калдым. Кемдер инвалидлар арбасында, кайберәүләр таякка таянып актлар залына таба атлый иде. Бүлмәләрдә тәрбиячеләрнең әбиләргә матур күлмәген киеп, үзен тиешенчә тәртипкә китерергә ярдәм итүләре дә күренде. Шулай өлкәннәр, яшьләре, сәламәтлеге мөмкинлек булган дәрәҗәдә әзерләнеп, концерт карарга җыелды. Ә аларны котларга елдагыча район мәдәният бүлеге хезмәткәрләре килде. 

–    Күрәсәзме бүген нинди матур кояшлы көн. Кәефегез дә шундый булсын, – дигән сүзләр белән бәйрәм чыгышын Гөлия Яруллина башлап җибәрде. Һәм: “Без нинди генә хәлдә калсак та, тормышны, үзебезне, әйләнә-тирәдәгеләрне яратырыга тиеш”, – дип, “Яратыгыз” җырын көйләп китте. 

Ә аннары районыбызның без белгән һәм бик тә яраткан җырчыларыбыз өлкәннәр каршысына бер-бер артлы чыгып, иҗатларын бүләк итте. Вадим Никошин “Яшьлек” җырын башкарып, үткәннәргә әйләнеп кайтып, матур хатирәләрен искә алырга мөмкинлек бирде. Людмила Емельшина – чуашча, “Яшьлек” дуэты –  Рамилә Гайфуллина һәм Ильвира Нурлыхакова татарча җырлары белән йөрәкләрне җилкендерде.  

Сәхнә алдындагы урындыкларга тезелеп утырган өлкәннәрнең җыр ритмына даими кул чабуыннан, аяклары биеп торудан концерттан бик канәгать булулары, артистларыбыз башкарган һәр җырын яратып кабул итүләре күренде. 

Картлар һәм инвалидлар йортында яшәүчеләргә котлау сүзләрен район башлыгы Александр Никошин җиткерде. 

–    Хөрмәтле ветераннарыбыз, сез – үз вакытында икътисатыбызның төрле тармакларында эшләп, илебез, төбәгебез үсешенә үзегездән зур өлеш кертүчеләр. Моның өчен рәхмәт үзегезгә. Бүгенге көндә сез зур дус коллективта яшисез. Кайберәүләрегез монда күптән урнашкан, соңгы вакытта гына килүчеләр дә бар. Иң мөһиме – хезмәт күрсәтүче коллективта сезгә карата игътибар булсын, һәркайсыгызга чын күңел белән, аерым якын килсеннәр. Без дә, килеп, хәлегезне белеп, нәрсәләргә ихтыяҗ булуын сорашып китәбез һәм ярдәм итәргә тырышабыз. Бүген сезгә күчтәнәчләр – татлы ризыклар алып килдек, бар борчуларны онытып сыйланыгыз әле, – диде ул, әби-бабайларга сәламәтлек теләп.

Өлкәннәр көненә багышланган чарага килгән кунаклар арасында  республика авыл хуҗалыгы күзәтчелеге идарәсе җитәкчесе Илнур Галиев, район башкарма комиететының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Мария Платонова да бар иде. Алар да икенче йортка әйләнгән әлеге яшәү урынында гаиләгә хас ямь, дустанә мөнәсәбәт булсын дип, иң мөһимен – иминлек, күңел тынычлыгы, саулык-сәламәтлек теләделәр. 
Бер йортта яшәгән төрле язмыштагы кешеләрнең 1 октябрь көне исә иртәдән үк бәйрәмчә рухта башланган. Бу хакта безгә биредә тәрбияче булып эшләүче Илизә Әхмәтшина сөйләде. 

–     Чынлыкта без Өлкәннәр кәненә алдан ук әзерләнә башладык. Моның өчен сәхнәне бизәдек. Өлкәнәйсәк тә, йөрәк бит яшь дигән язу астында фотоурын ясадык, өлкән кешеләр сурәтләре ясап, тәрәзәне бизәдек. Без шулай һәр бәйрәмгә монда яшәүчеләр белән бергә алдан әзерләнәбез. Шуңа әби-бабайларыбыз ниятләнгән чараны берничә көн кала ук дулкынланып көтә башлый. Бүген дә иртәдән: “Безгә кайчан киләләр соң?”– дип сораштыра башладылар. Кунаклар, чынлыкта озак көттермәде. Иртәнге тугызларга ук Юхмачы урта мәктәбе укучылары килде. Алар урын өстендәге һәм начар хәрәкәтләнүче авыруларга махсус игътибар күрсәтеп, открыткалар бүләк итте. Аннары “Алексеевскдорстрой” җәмгыятенең район бүлеге җитәкчесе Рашат Гыйззәттулин, шәхсән үзе килеп, өлкәннәргә тәм-том тутырылган пакетлар таратты. Ул ел да безне игътибарсыз калдырмый, – диде ул һәм ярдәм иткән һәркемгә дә рәхмәтен әйтеп. 

Бу картлар һәм инвалидлар интернат йортында үзенә игътибарны һәр көнне 72 өлкән кеше көтә. Шуларның алтысы – урын өстендә.  Илнур Наил улы котлау сүзләрендә: “Без көн саен мәрхәмәтле булырга тырышсак иде”, – дип тә ассызыклады.  Биредә булганнан соң, әлеге сүзләр һәр кеше күңелендә шигарь булып яңгырасын иде дип уйланасың... Һәм, әйләнә-тирәбезгә игътибар белән карап, игелекләрне күбрәк кылсак иде, дип телисе килә...
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев