Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кече Чирмешән буенда урнашкан Иске Алпар авылы болыннары су астында калды

Кече Чирмешән буенда урнашкан Иске Алпар авылы болыннары да быел су астында калды. Елга ярларына тулып, сыеша алмыйча, чакрымнарга җәелде.


Алпарлыларга ни дәрәҗәдә куркыныч тууын белешү өчен, без авыл җирлеге башлыгы Ренас Сәлаховка шалтыраттык.

–    6-7 апрельдә ике көн су бик югары күтәрелде – 6 метрдан артык торды. Иске Алпарның аръягындагы бер урам – Кленоваяны су башкалардан аерды, капкаларына кадәр җитте, бәхеткә, йортларга кермәде. Анда көймә төшердек, Уңыш урамына көймә белән чыгу мөмкинлеге тудырдык. Бүген, 8 апрельдә су кими башлады инде. Су әкренләп чигенә, урам чыга башлады, әмма пычрак инде. Яңа Алпарга килгәндә, су бакчаларга керде, кайбер гаиләнең печәннәре су астында калды. Әле урманнарда, кырда да бераз кар бар әле.  Бер өлеше генә агып төште. Әмма быел җир туң түгел, шуңан эрегән кар җиргә сеңә дә бара. Шулай да көннәр бик җылы булып, кинәт әлеге сулар агып, ул елганың тагын бер җәелүенә китерүе дә бар. Әмма без иң югары нокта булды инде, куркыныч көннәр артта калды дип өметләнәбез. Елга буенда яшәгәч, су басу куркынычы ел да туа. Шуңа әзерлек чаралары алдан күрелә. Халык белән җыеннар да үткәрелде, нәрсәләр эшләргә кирәклеге аңлатырды. Иң беренче, су керү куркынычы булган йортларны имиятләштерергә тәкъдим ителде. Баздагы продукцияне чыгарырга, запас продуктлар сатып алып куярга әйтелде. Су керәк алса дип, терлекләрне “Кызыл Шәрык” кардаларына илтү мөмкинлеге дә уйланылган иде. Бәхеткә, андый курыныч тумады, – диде ул.

Авыл кешеләренә килгәндә, мондыйрак фикерләр ишеттек:
Яңа Алпарда яшәүче Фәния Заңгирова болай диде:

–     Быел язгы ташу башка еллар белән чагыштырганда, бераз соңрак килде. Әмма ул бик куәтле булды. Елгадагы су көчле агым белән килеп, йортыбыз каршысындагы күлне тутырып, урам юлына кадәр чыкты. Мондый хәл соңгы тапкыр 1979 елда гына булган иде. Печән кырлары, берничә йортның бәрәңге бакчалары су астында калды. Бәхеткә, йортларга зыян китермәде.


Иске Алпарның аръягында әниләре яшәүче Гөлфия Камалова:

–    Мин авылга ялларда кайттым. Чирмешән болындагы Үтәтник күлен дә тутырып, бар болынга таралган иде.  Безнең йорт елгадан ергарак урнашкан. Әмма су арттан – Каенсар кырларыннан килеп, бәрәңге бакчасын тутырып,  абзарга кадәр җитте. Быелгы язгы ташу 1979 елны хәтерләтте. Шуннан бирле авылыбызны бүлеп аккан елганың бу тикле ташыганы юк иде. Әле кыр сулары агып төшмәгән дип әйтәләр. Аңа кадәр елга суы кимер һәм эрегән карлар зыян салмас, дип өметләнәбез. 

Йортлары Иске Алпарның Тынычлык урамында салынган Роза Гатуллина:

–    Безнең йорт яныннан гына кечкенә бер елга ага. Ул суын Кече Чирмешәнгә коя. Быел кар күп булса да, авыл тирәсендә зур ташулар күзәтелсә дә, елгабыз, башка еллардагыча тыныч. Тирә-якка бернинди куркынычы тудырмыйча,  челтер-челтер әкрен генә ага бирә. Гадәттә, без язгы ташуны сыза төшкәндә, ягъни кыр сулары акканда гына сизәбез. Бүген, 8 апрель, әлегә тыныч. Кырлардагы карлар эремәде әле, – диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев