Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кичә Татарстанда коронавирустан тагын өч кеше үлгән

Кичә Татарстанда коронавирустан тагын өч кеше үлгән.

Пандемия  башланганнан бирле әлеге яман чир республикада 555 кешенең гомерен өзгән.

Районда да йогышлы чирләр белән авыручылар күбәйгән. Баш табиб Светлана Одушкина хәбәр итүенчә, сулыш юллары вируслы инфекцияләре (ОРВИ, ОРЗ), үпкә ялкынсынуы белән авыручылар саны шактый арткан.

Базарлы Матак район үзәк хастаханәсенең йогышлы чирләр бүлеге авырулар белән шыплап тулган, ди баш табиб. Һәр көнне авыр хәлдәге 3-4 кешене өстәмә тикшерүләр узу өчен Чистайга озаталар икән. Аларның күбесе шундагы ковид госпиталендә дәваланырга калдырыла.

Җәйге чорда бездә халык чит төбәк кешеләре белән еш аралаша. Кунакка кайтучылар да күп. Шуңа саклану чараларын үтәүгә аеруча игътибарлы булырга кирәк, ди баш табиб. Бинада битлек кию, дистанция саклау, кулларны ешрак юу, антисептиклар белән эшкәртү  уңай нәтиҗә бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев