Яшь каратэчыларыбыз Димитровград шәһәрендә узган турнирда сигез алтын, ике көмеш медаль яулап кайттылар.
Киокусинкай буенча әлеге бәйгедә Идел буеның дүрт төбәгеннән 370 кеше катнашты. Безнең Алмаз һәм Данил Шәйхетдиновлар, Камил Вафин, Булат Борһанов, Дарья Лычникова, Софья Бухарова, Кира Тукмакова, Әмилә Төхвәтуллина беренче урыннарны яулады. Әмил Төхвәтуллин һәм Ринат Сабиров икенче урын алдылар. Ә Камил Вафин җиңүгә омтылышы өчен өстәмә рәвештә дә бүләкләнде.
Нет комментариев