Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы мәктәпләрендә дүртенче чирекне дистанцион уку белән башладылар

Бүген, 6 апрельдән мәктәпләрдә дистанцион формада уку башланды.

Беренчедән алып 11 нче сыйныфка кадәр барлык укучылар дүртенче чиректә белем алуны интернет аша дәвам итәчәк. Укыту төрле электрон платформалар ярдәмендә алып барыла. Педагоглар шулай ук  электрон видеодәресләр әзерләгән. Укучылар да, укытучылар да өйдән торып эшләячәк. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Сурия Вәлиева әйтүенчә, электрон платформалар файдалануда да, интернет тизлеге буенча да әле проблемалар бар. Биремнәрне телефон ватсабына җибәрү ысулы да киң кулланылачак. Яңа формада белем алуда ата-аналар ярдәме һәм контроле дә мөһим, бигрәк тә башлангыч сыйныфларда укучылар өчен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев