Әлки районы: йөк машиналарына чикләүләр кертелә
Яңалыклар

Әлки районы: йөк машиналарына чикләүләр кертелә

​​​​​​​Татарстанда, шул исәптән районыбызда 1 апрельдән автомобиль трассаларында йөк машиналары өчен чикләүләр кертелә.

 

Ул 30 апрельгә чаклы дәвам итә. Чикләүләр күчәргә төшкән авырлык рөхсәт ителгән 6 тоннадан артып киткән машиналарга кагыла.

Мондый чаралар ел саен үткәрелә. Йөк машиналарына чикләү юл өслеген һәм юлдагы конструкцияләрне саклау өчен кертелә.

Тагын бер яңалык: 21 майдан 31 августка кадәр 10.00-22.00 сәгатьләрдә һава температурасы 32 градус һәм аннан да эссерәк булганда асфальт-бетон өслекле җирле юлларда авыр йөк ташучы автомобильләр хәрәкәте чикләнә.

 

 

 

 

 


Нет комментариев